Зәй офыклары

“Спайс”лар закон нигезендә тыелды

Агымдагы елның февралендә кабул ителгән үзгәрешләр кертелү турында 7нче Федераль закон нигезендә "спайс"лар куллану һәм сатуны тыю карала. Спайслар синтетик яки үсемлекләрдән алынган, кешедә наркотик бәйлелек барлыкка китерә торган, тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч тудыручы матдәләрне үз эченә ала. Әлеге матдәләргә моңа кадәр санитар- эпидемиологик таләпләр каралмаган, алар әйләнеше аерым...

Агымдагы елның февралендә кабул ителгән үзгәрешләр кертелү турында 7нче Федераль закон нигезендә "спайс"лар куллану һәм сатуны тыю карала. Спайслар синтетик яки үсемлекләрдән алынган, кешедә наркотик бәйлелек барлыкка китерә торган, тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч тудыручы матдәләрне үз эченә ала. Әлеге матдәләргә моңа кадәр санитар- эпидемиологик таләпләр каралмаган, алар әйләнеше аерым контрольгә алынмаган иде. Хәзер исә закон нигезендә спайсларны әзерләү, эшкәртү, саклау, кайдадыр җибәрү, сату-сатып алу, куллану, пропагандалау, бер илдән икенчесенә алып чыгу закон нигезендә тыела. Законны бозган өчен штраф күләме 30 мең сум яки ике айлык керем белән билгеләнә, шулай ук ике елга кадәр ирекне чикләү дә каралырга мөмкин.

Спайслар белән булган гамәлләр төркем белән яки алдан сөйләшенеп башкарылса, кеше саләмәтлегенә авыр зыян салынса, штраф 200 мең сум яки бер еллык хезмәт хакы кереме белән билгеләнә, шулай ук 480 сәгать мәҗбүри хезмәт, биш елга кадәр хезмәт итү, 6 елга кадәр иректән мәхрүм ителү янарга мөмкин.

Әгәр дә гамәл оешкан төркем белән башкарылса яки кеше үлеменә китерү дәлилләнсә, 5 елга кадәр мәҗбүри хезмәт яки 8 елга кадәр иректән мәхрүм итү карала.

Яңа закон 15 февральдән гамәлдә, дип хәбәр итә Зәй шәһәр прокуратурасы...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: