Яңалыклар

Спорт фестивалендә - гаиләләр

Республикада “Без бергә” дип аталган зур гаилә уеннары старт алды. Әлеге проект үз эченә балалар халык иҗаты фестивален, декоратив-гамәли сәнгать конкурсын һәм “ГТОны – гаилә белән!” дип аталган спорт фестивален ала. Аның максаты – балалар һәм әти-әниләр арасындагы мөнәсәбәтләрне һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту, балаларның әти-әниләре белән бергәләп физкультура-савыктыру, иҗади чараларда катнашуын тәэмин итү.

Әлеге чарага зәйлеләр дә кушылды. Узган шимбәдә шәһәребезнең 7нче мәктәбендә фестивальнең муниципаль этабы узды. Бирегә  ГТО комплексы нормаларын тапшыру өчен шәһәр-районның спорт сөюче актив гаиләләре җыелды. Аларны  мәгариф идарәсе башлыгы Сергей Кузнецов котлады.

-Физкультура  һәм спорт  - безнең яшәешнең бер өлеше. Әлеге чара гаиләдә спортка мәхәббәт тәрбияләүгә этәргеч бирер дип уйлыйм. Ә сәламәт булу - мөһим факторларның берсе. Тәрбиянең нигезе гаиләдә башланган кебек, спорт белән шөгыльләнү дә гаиләдән башланырга тиеш. Монда, әлбәттә, әти-әни үрнәге зур әһәмияткә ия, -диде ул чыгышында.

Фестивальдә ун гаилә катнашты. Алар арасында шәһәрдән генә түгел,  Сәвәләй, Сарсаз-Баграж, Бохарайдан да   физкультура һәм спортны үз иткән яшь гаиләләр бар иде. Положение нигезендә ярышларда әти-әнидән тыш,  кимендә ике бала да үзләрен ярыш сынауларын узарга тиеш. Гомуми нәтиҗә аларның һәркайсының чыгышы нәтиҗәсе буенча исәпләнде.

Баграждан  Бутаковлар  командасы  шулай ук дүрт кешедән тора. Гаилә башлыгы Сергей “Ремстрой” ҖЧШендә хезмәт куя. Ул гер күтәрергә ярата. Аның тормыш иптәше Анна мәктәптә җыештыручы булып эшли. Ул үзешчән сәнгатьтә актив катнаша. Аларның кызлары Лениза - 9нчы, уллары Евгений 5нче сыйныфта укый. Аларның яхшы нәтиҗәләр күрсәтергә теләкләре зур. Сынаулар  башланыр алдыннан һәркайсы ярышларның һәр төре буенча әзерлекләрен тикшерде.

Зәйдә яшәүче Задавиннар гаиләсе дә спортны яшәү рәвеше иткән.

-Без Яңа шәһәрдә яшибез. Даими рәвештә гаилә белән чаңгыга басабыз, атна саен диярлек бергәләшеп бассейнга йөрибез. Болар барысы да гаиләне ныгыта, берләштерә дип саныйм, - диде гаилә башлыгы Андрей Задавин.

Ярышларга килгәндә, әти-әниләр көч нык таләп ителә торган күнегүләр – турникта күтәрелү, яткан килеш гәүдәне күтәрү, урыннан озынлыкка сикерү кебек күнегүләр үтәделәр. Шулай ук аларның билгеле бер арада  йөзү һәм чаңгыда йөгерү нәтиҗәләре дә исәпкә алына. Балалар шундый ук күнегүләрне башкачарак тәртиптә үтәделәр.

Чарада катнашучыларның барысына да төрле дәрәҗәдәге дипломнар тапшырылды. Иң яхшы нәтиҗәләргә авыллар арасында  Бутаковлар (Сарсаз-Баграж), Лавровлар (Сәвәләй), Семениннар (Бохарай), шәһәрдән  Задавиннар, Волковлар һәм Мәҗитовлар гаиләләре иреште.

Фестивальнең төбәк туры  тиздән Чаллыда үтәчәк. Әлбәттә, анда Зәй данын район туры нәтиҗәләре буенча иң көчле гаилә яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Спорт фестивалендә - гаиләләр
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар