Зәй офыклары

Спорт сезонына нәтиҗә ясалды

Кичә 23 сентябрьдә "Ялта-Зәй" спорт әзерлеге үзәгендә чаңгы-роллерларда узышу буенча җәйге чемпионат һәм Татарстан Республикасы беренчелегенә ярышлар узды, шулай ук 2019-2020 еллар спорт сезонына нәтиҗәләр ясалды.

2020/21 спорт  сезонында Татарстан җыелма командасы, төрле ярышларда иң күп җиңүләр яулаучы буларак, Россиянең күчмә Кубогына лаек булды. Аны тантаналы төстә Россия чаңгы узышлары федерациясе президенты Елена Вяльбе тапшырды. Шулай итеп, Татарстан җыелма  командасы Кубокны икенче елга саклап кала алды, безнекеләр узган сезонда әлеге титулны яулаган иде.

Татарстан Республикасы чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Фәрдиев  чыгышында  Кубокны яулау күп кенә кешеләрнең уртак эш нәтиҗәсе булуын  билгеләп үтте. Ул шулай ук  "Лыжный Татарстан" китабын тәкъдим итте, аның өстендә эш быел тәмамланды. Басманың нигезендә  Татарстанда чаңгы узышлары үсеше турында язылган мәкаләләр урын алган.

- Китапның геройлары - халыкара ареналарда Россия җыелма командасы составында чыгыш ясаган Татарстан спортчылары, Бөтенроссия чаңгы ярышларында җиңүләр яулаган якташлар, - дип басым ясады ул.

Тантаналы өлеш бүләкләү мизгелләре белән дәвам итте. Елга йомгак ясап, Елена Вяльбе һәм Илшат Фәрдиев иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән спортчыларны һәм тренерларны котладылар.

Ир-атлар арасында Сергей Ардашев (тренеры Дмитрий Ходырев), Андрей Ларьков (тренеры Владимир Махалов), Артем Николаев (тренеры Александр Завьялов) бүләкләнде. Хатын-кызлар арасында Христина Мацокина (тренеры Эдуард Галиев), Алия Иксанова, Эльмира Гаянова тәбрикләүләр кабул иттеләр.

Бүләкләнүчеләр арасында Зәй спортчылары да булды.

Элегрәк без Елена Вяльбенең  РФ чаңгы узышлары федерациясе Мактау грамотасын Разиф Кәримовка тапшыруы турында хәбәр иткән идек. Шулай ук Россия Федерациясе чаңгы узышлары  федерациясенең Мактау грамоталары Татарстан Республикасы чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясенең вице-президенты,  чаңгы ярышлары буенча баш тренер Эдуард Галиевка, өлкән тренерлар Александр Завьялов, Анатолий Романов, Сергей Романов, спортчы Андрей Ларьков һәм федерация  хезмәткәре Сергей Адылевка тапшырылды.

ТР Президенты Рәхмәте спортчылар Сергей Ардашевка, Христина Мацокинага, Денис Филимоновка, шулай ук офис-менеджер Наталья Сметанинага белдерелде.

Моннан тыш, чарада күп кенә спортчылар, хезмәткәрләргә ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатлары, республика Спорт министрлыгының  һәм чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясенең Мактау грамоталары тапшырылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: