Зәй офыклары

Станция кышка әзерләнә

Бу атнада "Генерация компаниясе" ААҖнең Зәй ГРЭСы филиалында станциянең кышка әзерлеген тикшерү максатында генерация компаниясе һәм Ростехнадзорның Идел буе идарәсе белгечләре составындагы махсус комиссия эшләде. "Генерация компаниясе" ААҖнең техник директор урынбасары Виталий Тюклин рәислегендәге 12 кешедән торган комиссия җылыту сезонын өзеклекләрсез үткәрү өчен һәр җиһазга, белгечләрнең әзерлегенә җентекле күзәтү ясады...

Бу атнада "Генерация компаниясе" ААҖнең Зәй ГРЭСы филиалында станциянең кышка әзерлеген тикшерү максатында генерация компаниясе һәм Ростехнадзорның Идел буе идарәсе белгечләре составындагы махсус комиссия эшләде. "Генерация компаниясе" ААҖнең техник директор урынбасары Виталий Тюклин рәислегендәге 12 кешедән торган комиссия җылыту сезонын өзеклекләрсез үткәрү өчен һәр җиһазга, белгечләрнең әзерлегенә җентекле күзәтү ясады һәм алар станцияне кышка әзер дип бәяләде. Быелгы төзекләндерү чорында станциянең 500 кВт лы ачык электр бүлү җайланмалары модернизацияләнгән аеру җиһазларына алыштырылды. Бу җайланмаларның ныклыгын арттырырга һәм энергияне күпләп саклауга мөмкинлек бирәчәк. ГРЭС хезмәткәрләренә яңарту эшләрен тиешле срокларда башкарырга "Гидроэлектромонтаж" һәм "Ремэнергострой" оешмалары ярдәмгә килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: