Зәй офыклары

Студент чак - гаҗәеп бер дөнья

25 гыйнвар Студентлар көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге көн Татьяна көне буларак билгеле. Гадәттә, шушы чорда студентларның имтихан-зачетлары тәмамлана. Кеше гомеренең иң күңелле чоры - студент елларын кем генә сагынып искә алмый икән?! Димәк, бу көн - төрле уку йортларында белем өстәүчеләрнең һәм студент еллары артта калучыларның да уртак бәйрәме. Мөстәкыйль тормышның беренче сабаклары, тәүге һөнәри белемнәргә төшенү, һичшиксез, студент еллары белән бәйле. Өмет-ышанычлар һәм романтик мавыгулар чоры гына түгел, җитди эшләр чоры да әле бу. Төрле шәһәрләр һәм төрле уку йортларында белем алучы Зәй студентлары 25 гыйнварны ничек үткәрергә җыена?

Андрей Кораблев, Зәй политехник колледж  студенты:    
- Бу бәйрәмне күпчелек студентлар кебек мин дә көтеп алам. Дуслар белән дискотекага барырбыз, мөгаен. Күңел ачып, имтиханнарны тапшыру шатлыгын уртаклашырбыз.
Ангелина Гаффанова, Казан дәүләт энергетика университеты студенты:   
-Студентлар көнен әллә ни зур бәйрәм буларак кабул итмәсәм дә, ул көнне кәеф аеруча күтәренке, шат була.  Дуслар белән котлау сүзләре алышабыз, открыткалар бирешәбез. Кышкы сессияне яптым. Әмма ялга Зәйгә кайтырга ашыкмыйм, каникулда бераз эшләп алырга исәп, кафега эшкә урнаштым. Өйгә берничә көнгә генә кайтып китәчәкмен. Сүз уңаеннан, барлык студентларны бәйрәмебез белән котлап, укуда уңышлар телим.
Юлия Мартемьянова, Түбән Кама медицина колледжы студенты:
-Студент буларак, мин бу көнгә һөнәри бәйрәм буларак карыйм. Ул - бөтен студентларны берләштерә торган көн. Студент еллары һәрберебезнең күңелендә дуслык, иҗади уңышлар белән тулы бәхетле чор булып калсын.
Илшат Илалтдинов, Казан технология  университеты студенты:
- Бу бәйрәм - иң күңелле вакыйгаларның берсе: имтиханнар бирелгән, студентлар ял итә. Менә мин дә туган Зәемә каникулга кайттым. Университетта Студентлар көнен билгеләп узарлар дип уйлыйм. Гадәттә, үзем бу көнне бәйрәм итеп кабул итмим.
  Ангелина Исакова, Пирогов исемендәге Мәскәү  медицина  университеты студенты:
- Миңа үзем теләгән уку йортында белем алу мөмкинлеге биргән әти-әниемә рәхмәтем чиксез. Шуңа да барлык вакытымны, көчемне белем алуга багышлыйм, аларның ышанычын акларга тырышам. Укуга омтылыш тудырган, авырлыкларны җиңәргә өйрәткән укытучыларыма зур рәхмәт. Укучыларга тырышып белем алыгыз, диясе килә. Конкурс-олимпиадаларда катнашыгыз, алар барысы да түзем, максатчан, авырлыкларны җиңә белергә өйрәтә.

Фото яшьләр эшләре идарәсе сайтыннан алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: