Зәй офыклары

Студентлар белән очрашу

Зәй районы җитәкчелеге Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе студентлары белән очрашу уздырды.

Район делегациясе  составында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары  Александр Чапков, физик  культура, спорт идарәсе башлыгы Рамис Мәүләвиев, Зәй спорт мәктәпләре  директорлары бар иде.  Алар  академия студентлары белән әңгәмә корып, районда үсеш алган спорт төрләре, зәйлеләрнең спорттагы уңышлары, районда узучы  ярышлар турында сөйләделәр. Рамис Мәүләвиев  әйтүенчә, бүгенге көндә академиядә   26 зәйле укый. Әлеге очрашуның максаты -  алга таба дипломлы белгечләрне районга тарту, булачак  тренерларга  Зәй спорт учреждениеләрендә эшләү мөмкинлеге турында бәян итү.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: