Зәй офыклары

Студентлар укый да, эшли дә

Зәй студентлар төзелеш отряды район үзәк дәваханәсенең хирургия корпусында баручы капиталь ремонт эшләрендә катнашты.

Бу юлы төзелеш бригадасында Зәй политехник колледжыннан 22 студент хезмәт куйды, алар стеналарны демонтажлау, буяу, төяү-бушату кебек эшләрне башкардылар.
Әлеге эш "Хезмәт резервлары" студентлар хезмәт отрядлары үзәгенең яңа проекты кысаларында оештырылды һәм яшьләрнең укудан тыш вакытын файдалы уздыру, эшкә урнаштыруда шартлар тудыруга юнәлтелгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: