Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Су коену бәхетсезлеккә китермәсен

Эссе көннәр тәэсирен аз булса да киметү максаты белән зәйлеләр су буена ашыга. Кояшлы көннәрдә “Иске Зәй” яр буендагы пляждан халык өзелми.

Тик аның бер өлеше генә рөхсәт ителгән, бар уңайлыклары булган су коену урыны санала. Биредә иртәдән үк бала-чага, өлкән яшьтәгеләр дә су керергә ашыга. Кечкенә балалар аерым урында чупырдаса, өлкәнрәкләр өчен дә уңайлы су керү урыны ясалган.
- Балалар, оныклар белән Яңа шәһәрдән үк яр буена су коенырга килдек. Еш булмаса да, вакыт булган саен килергә тырышабыз. Мондый эссе көндә бүлмә эчендә ятасы килми шул. Коену өчен пляж бик яхшы ясалган, җиһазландырылган. Балалар өчен аерым зона булуы да әйбәт, - ди Вәcилә Шитикова.
Су керүе рәхәт, ләкин кайберәүләр куркынычсызлык кагыйдәләрен бозып, үзләренең һәм якыннарының тормышын куркыныч астына куялар. Соңгы вакытта Татарстандагы суда батып үлүчеләр саны да уйланырга мәҗбүр итә. Шуңа күрә коткаручылар су коену кагыйдәләрен тиешенчә үтәргә кирәклеген кисәтә.
- Безнең эш сәгате иртәнге 9дан кичке сәг 8гә кадәр. Суда очрый торган бәла-казалар булдырмау – безнең төп бурыч. Ял итүчеләргә сулыкларда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре һәм саклану чаралары турында белешмәлекләр таратабыз,- ди өлкән коткаручы Александр Фиофилов.
Пляжда көн дәвамында коткару хезмәте эшли, медицина пункты булдырылган. Бәхетсезлек очрагы була калса, коткару җайланмалары да кул астында гына. Аларның карамагында пляж гына түгел, сусаклагычның барлык яр буе контрольдә. Эш сезоны исә 31 августка кадәр дәвам итәчәк. Ләкин нинди генә чаралар күрсәң дә, суда бату очракларын бөтенләй булдырмый калу мөмкин түгел, чөнки озын яр буендагы йөзләрчә коенучыларның һәркайсы янына күзәтүче куеп булмый. Штатта нибары алты кеше.
-Әти-әниләрнең яр буендагы балаларга игътибарлы булуын сорыйбыз. Эссе һава шартларында су балаларны һәрчак үзенә җәлеп итеп тора. Аларны су буенда бер генә минутка да күз уңыннан ычкындырырга ярамый. Теләсә нинди махсус билгеләнмәгән урыннарда һәм исерек хәлдә су керергә ярамаганлыгы турында халыкны кисәтәбез. Фаҗигаләр шуны күрсәтә: суларда бәхетсезлеккә күп очракта исерек килеш су керүчеләр яки балалар юлыга,- ди Зәй суда коткару хезмәте рәисе Сергей Хватков.
Зәй сулыгында бер кешенең гомере өзелү бу мәсьәләгә җитди игътибар таләп ителүе турында янә искәртә.
Суда коенганда эсселәнгән килеш салкын суга керергә, ерак йөзеп китәргә, кисәтү билгеләреннән читкә китәргә ярамый.
Таныш булмаган урында суга сикерү яки чуму да куркыныч- су төбенә,агачка, баганага бәрелергә мөмкин.
Әгәр кеше бата башласа, кичекмәстән ярдәм сорарга, коткаручыларны һәм “ашыгыч ярдәм” чакырырга кирәк. Бата башлаган кешегә коткару боҗрасын ыргытырга кирәк. Батучыны коткару өчен аңа җилкәне куеп, ярга кадәр йөзеп чыгарга ярдәм итәргә кирәк.
Әгәр үзегез бата башласагыз, беренче чиратта, паникага бирелмәгез.
Бу гади генә киңәшләр дә суда бәхетсезлек килеп чыкса ярдәм итәргә мөмкин, ләкин иң мөһиме- сак булу кирәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев