Зәй офыклары

Суд приставлары - рейдта

Республикада алиментлар буенча бурычлыларны түләтү тагын да көчәйтелде. Бу хәзер көнүзәк мәсьәләләрнең берсе һәм ул республика җитәкчелеге контролендә тора.

Алимент түләүне кирәксенмичә, зур әҗәтләр туплаучыларны суд приставлары аулый. Агымдагы ел башыннан суд приставларының максатчан эшчәнлеге нәтиҗәсендә Татарстан балаларына  51 миллион сум бурыч кайтарылган.
Суд приставлары андый әҗәтлеләргә регуляр рәвештә җинаять җаваплы¬лыгы турында кисәтүләр тапшыра, мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итеп, исәпкә басуларын таләп итә. Әҗәтлеләргә карата Россия Федерациясе чикләреннән чыгуны вакытлыча туктату, машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү кебек күрсәтмәләр чыгарыла. Алиментны  эш ачылганнан соң ике яки аннан да күбрәк ай түләмәүче исә 100дән алып 150 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшкә яки ун көннән алып унбиш көнгә кадәр административ арестка, яисә 20 мең күләмендә штрафка тартылырга мөмкин.
-Бүгенге көндә шәһәр-районда алиментлар буенча әҗәтләр 12 миллион сум тәшкил итә. Безнең карамакта 201 башкарма эш бар. Шунысын да әйтик, алимент түләмәүчеләр арасында хатын-кызлар да юк түгел. Алар исерткеч эчемлекләр белән мавыгалар, асоциаль тормыш рәвеше алып баралар,- диде суд приставы Елена Аббазова.
Кичә суд приставлары мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре белән берлектә әҗәтлеләр буенча чираттагы рейдка чыкты. Эш көне тәмамланып килгән вакытта алар башта Казан урамының 8нче йортында яшәүче Ш. фатиры ишеген шакыды. Биредә яшәүче ир-атның алимент буенча бурычы 98 мең сумнан артып киткән. Соңгы тапкыр ул алиментны узган елның ноябрендә түләгән булган.Әмма фатир ишеген ачучы булмады.
- Фатирында сирәк була, Чаллыда ул, - диде күрше фатирларда яшәүчеләр.
Шәһәрнең Октябрь урамы, 1“А” йортында яшәүче Б.ның әҗәте 50 мең сумнан арткан. Аның ишеген күпме шакысалар да, шулай ук ачучы булмады. Күршеләре исә әлеге фатирда кем яшәвен дә белмәде.
Заречная урамы, 20нче йортта яшәүче хатын-кыз алимент буенча 197 мең сум бурыч җыйган. Элегрәк җинаять җаваплылыгына тартылган  24 яшьлек әлеге ханым өйдә туры килде. 2017 елда ул әти-әниләр хокукыннан мәхрүм ителгән, ике баласы балалар йортына алынган. Аның белән сөйләшү уздырылды, аңа суд приставлары хезмәтенә килү өчен тиешле документ тапшырылды. Ханым эшләвен белдерде. Эшләмәгән очракта аңа реаль срок яный. Алимент  әҗәтләре аның хезмәт хакыннан тотылачак.
-Без суд приставлары белән бер елдан артык хезмәттәшлек итәбез. Рейдларга бергә чыгып, эшләмәүче кешеләрне ачыклыйбыз һәм алар эшкә урнаштыру хәселен күрәбез, -диде мәшгульлек үзәге директоры вазифаларын башкаручы Ольга Лаптева.
 Суд приставлары тарафыннан мондый чаралар алга таба да дәвам итәчәк.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: