Зәй офыклары

Суда сак булыгыз! Әлмәттә бер көндә 3 кеше суга батып үлгән

Әлмәт районында 23 июньдә 3 кеше суга батып үлгән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары көндезге сәгать 3ләр тирәсендә Рус Акташ авылындагы Степной Зәй елгасыннан 1988 елгы ир-атның, ә кичке 5тә шуннан ук 2007 елгы малайның үле гәүдәсен чыгара. Фаҗиганең сәбәбе - җиһазландырылмаган урында су коену. Беренчел фаразлар буенча, ир-ат исерткеч...

Әлмәт районында 23 июньдә 3 кеше суга батып үлгән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары көндезге сәгать 3ләр тирәсендә Рус Акташ авылындагы Степной Зәй елгасыннан 1988 елгы ир-атның, ә кичке 5тә шуннан ук 2007 елгы малайның үле гәүдәсен чыгара. Фаҗиганең сәбәбе - җиһазландырылмаган урында су коену. Беренчел фаразлар буенча, ир-ат исерткеч эчемлек тә кулланган була. Ул әлеге малай белән су коенып алырга була һәм кинәт кенә төпкә китәләр. Аларның суга батуы турында коткару хезмәтенә көндезге сәгать 11дә хәбәр ителә. Гадәттән тыш хәл малайның әнисе күз алдында була.

Шул вакытта ук диярлек - 17 сәгать 20 минутта, Әлмәт шәһәре Урсала микрорайоны сусаклагычындагы сулыктан коткаручылар 1974 елгы ир-ат мәетен чыгара. Анысы сәрхуш хәлдә су коенган, диелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: