Зәй офыклары

Сугыш ветераннары каберлекләренә истәлек ташлары кую сылтавы белән зур күләмдә акча үзләштерүчегә карата Зәй шәһәр суды хөкем карары чыгарды

Зәй шәһәр суды Бөек Ватан сугышы ветераннары каберләренә истәлек ташлары кую өчен бирелә торган дәүләт акчаларының максатчан кулланылмавы буенча алып барылган тикшерү эшенә нокта куйды. Кичә бу җинаять эше буенча гаепләнүче скәмиясендә утырган ир-атка карата суд хөкем карары чыгарды, ул өч елга ирегеннән мәхрүм ителде. Инде алдан хәбәр итүебезчә, әлеге...

Зәй шәһәр суды Бөек Ватан сугышы ветераннары каберләренә истәлек ташлары кую өчен бирелә торган дәүләт акчаларының максатчан кулланылмавы буенча алып барылган тикшерү эшенә нокта куйды. Кичә бу җинаять эше буенча гаепләнүче скәмиясендә утырган ир-атка карата суд хөкем карары чыгарды, ул өч елга ирегеннән мәхрүм ителде. Инде алдан хәбәр итүебезчә, әлеге кеше ялган документлар төзеп, шушы елларда үлгән Бөек Ватан сугышы ветераннары каберләренә таш кую өчен дигән сылтау белән максатчан федераль акчаларны үзләштергән. Суд барышында судьяга хөкем карарын игълан итү өчен генә дә ике сәгатьтән артык вакыт кирәк булды, бу суд каршына басучының закон бозу очракларын атап чыгу белән бәйле иде. Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулуны каршы алырга әзерләнгән вакытта мондый җинаять кылыну бүгенге тормыш өчен башларын салганнарның рухын рәнҗетү буларак та тәэсир итте киң җәмәгатьчелеккә. Суд утырышында Россиянең НТВ каналы иҗат төркеме дә катнашты, бу көннәрдә әлеге материал телеканалның « Черезвычайное Проишествие» тапшыруында дөнья күрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: