Зәй офыклары

Сугыш чоры балалары

Иске Зәй китапханәсенең балалар бүлегендә Яшь каһарман-антифашист көне уңаеннан “Сугыш чоры балалары” дип исемләнгән батырлык дәресе узды. Аңа шәһәребезнең 1нче мәктәбе укучылары чакырылды.

Сугыш чоры балалары өлкәннәр белән беррәттән, фронтта, партизан отрядларында үзләрен аямыйча көрәшкәннәр һәм алар искиткеч батырлыклар күрсәткәннәр. Аларны санап бетерерлек түгел, Россиянең иң яшь очучысы Аркадий Каманин Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнде. Пионерлар Марат Казей, Валя Котик, Леня Голиков, Зина Портновага Советлар Союзы Герое исемнәре бирелде.  Володя Бабех, Нина Сазонова, Ваня Калмышев һ.б.лар күрсәткән кыюлык сокланырлык. Концлагерьларга, аеруча Саласпилска эләккән балаларның тормышы аяныч була. Ленинград блокадасында калган кызлар һәм малайларның язмышлары турында сөйләгәндә күзләр яшьләнә. Тылда тәүлегенә 12шәр сәгать эшләгән, буе җитмәсә дә станок артына баскан, колхоз кырларында, завод цехларында, госпитальләрдә кизү торып фидакарь хезмәт куйган балалар җиңү яулауда бәяләп бетергесез өлеш керткәннәр. Фашистлар басып алган шәһәр һәм авылларда балаларның фаҗигале язмышлары турында онытырлык  түгел.

Китапханәчеләр дәрес барышында сугыш чорында совет балалары һәм дөньяның төрле илләре малай-кызларының да туган җирләре, туганнарын яклап каһарманлык кылулары турында әнә шулай итеп сөйләделәр. Чарада катнашучыларга “Зур сугышның кечкенә каһарманнары” дип исемләнгән китаплар җыелмасы тәкъдим ителде, аларга күзәтү уздырылды, В. Рыбин китабыннан “Яшьлек һәм батырлык”, “Бөек Ватан сугышы каһарман балалары” әсәрләреннән өзекләр укылды. Чара барышында укучылар сугыш чорында батырлык кылып башларын салган яшь каһарманнар фотосурәтләреннән торган презентация карадылар. Соңыннан китапханәчеләр малай-кызларны шулай батыр һәм кыю, каһарманнарга лаеклы алмаш  булырга чакырдылар.  Чара яшь каһарманнарны бер минутлык тынлык белән искә алып тәмамланды.

Анастасия Трофимова, китапханәче.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: