Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Сугыш иртә олыгайта аларны

Сугыш аларга бик иртә тормыш йөген тарттыра, бик иртә олыгайта.

Аларга сугышка китүче әтиләрен, абыйларын алыштырырга туры килә. Аларның киләчәге, тынычлыгы өчен әтиләре, абыйлары сугышка китә, күбесе кире әйләнеп тә кайтмый. Әти сүзен әйтергә тилмергән, әти назын тоярга сусаган күпме балалар, яшь буын...
Битараф булмаган зәйлеләр ярдәме белән Бөек Җиңү көнен якынайткан якташларыбыз турында музей архивы тулылана бара. 14 апрельдә «Һәр йортта хатлар» музей десанты һәм «Сугыш хатын-кыз өчен түгел» проекты кысаларында Зәй туган як тарихын өйрәнү музеена Дөрия Наил кызы килде. Ул музейга әнисе, тыл хезмәтчәне Оркыя Баһаутдинова фотосурәтләрен һәм документларын алып килгән иде.
Оркыя Миннегалим кызы 1930 елның 16 декабрендә Сарман районы Баткак авылында күп балалы гаиләдә туа. Сугыш башлангач, әтисен фронтка алалар. Оркия колхозда сарык көтүе көтә башлый. Сугыш бик күп хәсрәтләр, ачлык-ялангачлык алып килә. Җиденче сыйныфны тәмамлаган кызны 14 яшендә торф әзерләүгә җибәрәләр. Оркыя торф әзерләүдә ел буе эшләп, аннан яулык, күлмәк алып кайта, ә аларны алу өчен ул атна буе чират тора. Аннан кызны урман кисәргә җибәрәләр. Көннәр бик салкын була, ир-атлар урман кисәләр, ә хатын-кызлар ботакларны кисеп, ташып торалар. Күпләр салкын һәм ачлыктан үлә. Нинди генә кыенлыкларга карамастан, барысы да Ватан өчен, җиңү өчен көчен кызганмый. Сугыш бетү турындагы хәбәрне урман кискәндә ишетәләр.
Сугыш Оркыяне иртә олыгаерга мәҗбүр итә һәм әтисеннән мәхрүм итә. 1942 елда әтисенең хәбәрсез югалуы турында хәбәр килә.
1956 елда Оркыя Сармашбаш авылында бригадир булып эшләүче Наил атлы егеткә кияүгә чыгып, алар бу авылда яши башлыйлар. Аларның өч балалары - Нурия, Дөрия һәм Назыйф туа.
“Колхозда эшләү, өй, хуҗалык эшләре - әнием барысына да өлгерде. Әниебез 7 оныгы, 12 оныкчыгына куанып яшәде. Мондый сугыш яңадан кабатланмасын, беркем дә кайгы-хәсрәт күрмәсен иде, дип тели иде ул. Кызганыч, 2018 елда ул арабыздан мәңгелеккә китте,”-ди кызы Дөрия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев