Зәй офыклары

Сугыш турында барысы да сөйләнмәгән әле

Ел саен сентябрьнең икенче ял көнендә Фашизм корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Әлеге искә алу көне (ул 1962 елдан билгеләп үтелә) дип, сентябрь аен билгеләү очраклы түгел. Беренчедән, Икенче Бөтендөнья сугышы нәкъ менә 1939 елның 1 сентябрендә Германиянең Польша җирләренә басып керүеннән башлана. Сугышның бөтенләй тәмамлануы да 1945 елның 2 сентябренә туры килә.

6 сентябрьдә «Шатлык» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә Фашизм корбаннарын искә алу көне уңаеннан «Хәтер өчен күп кирәкми» дип исемләнгән тарихи  дәрес үтте.
      Очрашуда фашизм һәм аның идеологиясе, икенче бөтендөнья сугышы  тарихы буенча мәсьәләләр күтәрелде. Анда концлагерь тоткыны, якташыбыз Валентина Иванова турында видеосюжет күрсәтелде. Ул 1936 елның 3 июлендә  Карелиядә туган. Сугыш башланганда кызга биш яшь кенә була. Гаиләләре белән әсирлеккә төшәләр алар. Кыздан әсирләр өчен кан ала торган булалар.
     Очрашуда Лидия Локовцева да үзенең сугыш чорындагы балачагын искә алды. Лидия Михайловна Мәскәү астында яши. Каплаулы тәрәзәләр, югалган ипи буханкасы, әсир немецлар әле дә аның хәтерендә. Очрашуда һәркемнең сугыш чоры белән бәйле вакыйгаларны сөйлисе килде. Чаллыдан килгән Альбина Мифтахова  абыйсы сөйләгәннәрдән  Брест крепостеннән фашист самолетларының очып узуын сөйләгәнен  искә төшерде.
   Чара ахырында сугыш темасы буенча тарихи музыкаль викторина оештырылды. Беркем дә, бернәрсә дә онытылырга тиеш түгел. Сугыш кырында ятып калганнар, концлагерьларда, тоткынлыкта җәзаланып үтерелүчеләрне дә искә алабыз.
Светлана Долгова, уган як тарихын өйрәнү музее өлкән фәнни хезмәткәре.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: