Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Сугышта батырлык күрсәткән Софья Сташевская

Без хәтерлибез! Искә алабыз! Горурланабыз!

Софья Ивановна Сташевская (Васюкова) 1919 елның 30 декабрендә Югары Баграж авылында туган. Гаиләдә төпчек бала була, әтисе иртә үлә. Балаларны үстерү, тәрбияләү авырлыклары әнисе җилкәсенә төшә. Софья Ивановна туган авылында җидееллык мәктәпне тәмамлап, Минзәлә медицина училищесына укырга керә. 1942 елда ике дус кызы  белән фронтка шәфкать туташы булып китә. Казаннан аларны Сталинградка озаталар, анда алар госпитальдә яралыларны дәвалыйлар. Белоруссия фронтында сугышчан хәрәкәтләрдә катнаша. Үзенең хезмәте белән бик күп гомерләрне саклап кала. Шунда ук ул булачак ире белән таныша. Иван Кириллович Сташевский медицина взводы командиры була. Иван Кириллович Житомир өлкәсендә әсирлеккә эләгә. Әсирлектә тиф белән авырый. Вакытында дәваланмау авыруны тагын да көчәя һәм  немецлар Сташевскийны үлән дип белеп, гомуми каберлеккә ташлыйлар. Тик бәхетле очрак кына аны коткарып кала. Дәвалангач ул үз взводына кушыла һәм инде әсирләргә ул вакытта башка караш  була – сорау алулар башлана. Курск янында барган сугышта кулы авыр яралана һәм кулы йөрми-селкенми башлый.

Сугыштан соң Софья Ивановна белән Иван Кириллович Украинага - Сташевскийның туган ягына кайталар, ныклы гаилә коралар. 1948 елда уллары Анатолий туа. Софья Ивановна сугыштан соң Киев шәһәрендә шәфкать туташы булып эшли, туган авылы Югары Багражга еш  кайта. 2010 елда 90 яшендә вафат була. Украинада җирләнгән.

Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Софья Сташевская  II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, "Сугышчан батырлыгы өчен", "Варшаваны азат иткән өчен", "Берлинны алган өчен", "1941 - 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен" медальләре белән бүләкләнгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев