Зәй офыклары

Сулагайлык кимчелек түгел

13 августта Халыкара сулагайлар көне билгеләп үтелә. Статистика буенча, Җир йөзендә яшәүче халыкның 10 проценты тирәсе сулагай. Халыкара сулагайлар көнен беренче тапкыр 1992 елның 13 августында билгеләп үткәннәр. Бу көнне сулагайлар җитештерүчеләрнең игътибарын үзләренә уңайлырак товар җитештерүгә юнәлтергә тырышалар. Психологлар сулагайларның нык характерлы булуын, иҗадилыгын билгеләп үтә. Ә сез ничек уйлыйсыз – сулагайлык тайпылышмы ул?

Гөлинә Хөснетдинова:
- Ни өчендер минем башка сулагай булу начар дигән фикер сеңгән. Ник дигәндә, мин үзем дә сулагай булып туганмын. Тик әти белән әни ничек итсә иткәннәр, мине уң кул белән ашарга, уң кул белән язарга өйрәткәннәр.
Валентин Минеев:
-Белгечләр фикеренчә, сулагай булу гадәти күренеш һәм аңа каршы көрәшергә кирәкми. Сулагайлыгым нәселдән килә. Әти дә, бабай да шундый булган. Бабам балта остасы иде, бар эшне эшләгәндә дә сул кулына өстенлек бирә иде.
Сәрия Галиева:
- Хәзер генә бит ул балаларга кайсы кулы белән язса да ярый, дип әйтәләр. Ә мин кечкенә чакта алай түгел иде. Башлангыч сыйныфта укытучы апа сул кулымдагы каләмне кабат-кабат яныма килеп, уңына тоттырып киткәнен хәтерлим. Сулагай булганымнан кимсенгәнем булмады, киресенчә, минем сул кул белән башкарган эшкә сокланып карыйлар.
Мария Петрова:
-Мәктәптә укыганда минем сулагай булуыма классташларым гаҗәпсенеп карыйлар иде. Ә партадашым Азат  сулагайлыгымнан оста файдаланды. Контроль эш вакытында  рәхәтләнеп күчерә иде.
Ләйсән Гатауллина:
-Мин бар эшне дә сул кулым белән башкарам. Уң кул белән ашасам, кулымнан әйбер төшеп китә, аннан тамагым да туймаган кебек була.  Өстәл артында кеше янында уң кулыма  кашык тотсам, каушап бетәм.

Белгечләр әйтүенчә, 3 яшькә кадәр баланың уңагаймы, сулагаймы икәнлеген билгеләп булмый икән. Өч яшькә кадәр баш мие бик тә үзенчәлекле камилләшә һәм әйдәп баручы як вакыт-вакыт алышынып тора, ди. Ягъни берара баланың уң кулы яхшырак эшләсә, берничә айдан ул шактый җиңел генә сул кулга өстенлек бирә башларга мөмкин. Һәм бу әлеге чорда норма булып санала.3-4 яшькә кадәр балага һәрвакыт ике кулына ике предмет тәкъдим итәргә кирәк: ике карандаш, ике туп, ике калак. Бу  балага сайлау мөмкинлеге тудыру дип атала! Бәлки ул төрле шөгыль өчен төрле кулдан файдалана торгандыр. Ягъни ул ике кулына ике предмет ала. Аннары исә кайсы кул белән уйнавы, ашавы, рәсем ясавы уңайлырак, шунысын калдыра. Һәм иң мөһим киңәш исә: баланы сул кулы белән предметлар алган өчен ачуланырга ярамый! Бу файдага түгел, дип кисәтә белгечләр.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: