Зәй офыклары

Сулыкларда сак булыгыз! Соңгы 10 көндә 14 кеше батып үлгән!

Район гадәттән тыш хәлләр идарәсе хәбәр итүенчә, 3-12 июль көннәрендә генә дә Татарстан сулыкларында 19 кеше батып үлгән. Ел башыннан исә 47 кеше бакыйлыкка күчкән. Шул исәптән ике бала да суда баткан. Узган ел белән чагыштырганда, 12 кешегә артыграк дигән сүз.

Гадәттән тыш хәлләр идрәсе хезмәткәрләре  сүзләренә караганда, эссе көннәр җитү белән кешеләрнең суга батып үлүләре зур проблемага әверелә. Коронавирус белән бәйле вәзгыять шартларында чикләүләр кертелүгә дә карамастан, халык күлләргә-елгаларга агыла. Аларда әйтелгән батып үлгән  14 кешенең яртысы диярлек тиешсез коену урыннарында су кергән. Моннан тыш, барлык һәлак булучыларның ике дистәдән артыгы исерек хәлдә булган. Проблема аеруча Казанда (6 кеше үлгән), Нурлатта (4 кеше, шул исәптән 1 бала), Яшел Үзән, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга, Чаллы (3әр кеше), Чирмешән, Менделеевск районнарда ачык күренә. Тагын 13 районда сулыкларда берәр кеше батып үлгән, шуның бер очрагы безнең районда:  22 июньдә Зичәбаш авылы буасында бер кеше батып үлә.
Шәһәр-районыбызда сулыкларда куркынычсызлык буенча сары дәрәҗә кертелде. Бездә су коенырга рөхсәт ителгән махсус урыннар юк. Шулай да Иске Зәй  бистәсе пляжында халыкның күп булуын исәпкә алып, коткаручыларның кизү торуы оештырылган. Шулай ук шәһәр-районда 11 берләштергән мобиль төркем һәм административ комиссия эшли. Аларның бурычы - су объектларында куркынычсызлыкны профилактикалау.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: