Зәй офыклары

Светлана Захарова - Зәйдә

Зәйгә Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитеты рәисе Светлана Захарова килде.

Аның сәфәре шәһәрнең сәламәтлек саклау объектлары эшчәнлеге белән танышудан башланды. Ул район үзәк дәваханәсе, аерым алганда, поликлиника, балалар корпусы, йогышлы авырулар  һәм бала тудыру бүлекләре һәм стационарда булды.
 Бу минутларда Светлана Михайловна район үзәк дәваханәсе хезмәт коллективы белән очрашу уздыра.
Ул шулай ук “Алтынчәч” балалар бакчасы, “Шатлык” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә дә булачак.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: