Зәй офыклары

Светлана Захарова Зәйдә социаль учреждениеләрдә булды

Бүген Зәйдә Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитеты рәисе Светлана Захарова булып китте. Аны шәһәрнең кайбер социаль объектлары белән район башлыгы урынбсары Валерий Акатьев таныштырып йөрде.

Светлана Михайловнаның  сәфәре  сәламәтлек саклау объектлары эшчәнлеге белән танышудан башланды. Ул район үзәк дәваханәсе, аерым алганда, поликлиника, диагностика, балалар корпусында булды, төзекләндерү эшләре барган  стационарны тышкы яктан карады. Әлбәттә, Дәүләт Советы депутаты район сәлмәтлек саклау учреждениеләре торышыннан канәгать калды. Балалар корпусында ул балалары белән табибка күренергә килүче әниләр белән дә аралашты.
-Шәһәр-районыбызда беренчел медицина ярдәме күрсәтү дәрәҗәсе яхшыру белән беррәттән,  район дәваханәсе югары технологияләр үзләштерүгә дә йөз тота. Без моны хәзер ачык тоябыз. Соңгы берничә елда медицина тармагы тамырдан үзгәрде,-диде  Ольга Чернова.
Светлана Захарова диагностика корпусында авыруларга тикшерү  өчен кирәк булган җиһазланыш мәсьәләләре белән кызыксынды, табиблар, шәфкать туташлары, авырулар белән аралашты.
Соңыннан ул  район үзәк дәваханәсе хезмәт коллективы белән очрашты. Очрашуда сүз башлыча халыкка медицина ярдәме күрсәтүне тагын да яхшырту турында барды.
-Белгәнегезчә, республикада бик күп программалар эшли. Шуның 20-25е турыдан-туры булмаса да, халыкның сәламәтлеген саклауга кагыла. Соңгы елларда сәламәтлек саклау тармагын яхшыртуга зур чыгымнар сарыф ителде. Сез моны үз районыгыз җирлегендә күреп торасыз.
Һөнәрем буенча табиб буларак, мин сезнең проблемаларыгызны, моң-зарларыгызны аңлыйм. Менә шундый очрашулар безгә алга таба ниндирәк программалар, законнар кабул итәргә җирлек булып тора, - диде ул.
Очрашу диалог форматында узды. Светлана Михайловна күбрәк табиблар һәм шәфкать туташлары сорауларын тыңлады. Ә сораулар, әлбәттә, булды. Алар - медицина учреждениесе тарафыннан җиткерелгән күрсәткечләр үтәлмәгән очракта финанслауны кимүе, кадрлар белән тәэмин ителеш, аерым алганда, югары медиөина уку йортларында кадрларны максатчан әзерләү, моның өчен районнарга бюджет урыннарын  күбрәк бирү, стационарда дәваланучыларга  дарулар җитмәү һәм башкалар иде.
Светлана Захарова чыгышында Татарстанда төбәк  социаль сәясәтен тормышка ашыру сынау моделе апробацияләнүне дә әйтте. Ул социаль инновацияләрне өйрәнүгә, социаль эшмәкәрлекне яклау һәм коммерцияле булмаган социаль оешмаларның эшлекле активлыгын җәелдерүгә юнәлдерелгән.
-Бүген Татарстанда социаль сәясәт өлкәсендә нәрсә уңышлы башкарыла, алар барысы да Россиянең башка төбәкләренә уңышлы күчерелергә мөмкин. Республика үзенә тартып тора һәм күпләр бирегә килергә тели, - диде ул.
Светлана Михайловна шулай ук шәһәрнең  “Алтынчәч” балалар бакчасы, “Шатлык” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә дә булып, аларның эшчәнлеге белән танышты, хезмәт коллективлары белән аралашты. Әлбәттә, 13 сентябрьдә булачак сайлаулар темасы да читләтеп узылмады.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: