Зәй офыклары

Сәвәләй чиркәвенә куполлар куелачак

Районыбызның Сәвәләй авылында язын төзи башлаган Изге Тын иңү чиркәве төзелеп бетү алдында. Төп химаяче Виталий Агапов җитәкчелегендә, авыл халкы ярдәме белән иман йорты көнләп түгел, сәгатьләп күтәрелде.

Иртәгә чиркәү төзелешендә тарихи вакыйга булачак - чиркәүгә куполлар куелачак. Чиләбе өлкәсенең Златоуст шәһәрендә эшләнгән махсус өч купол инде юлда. Алар Сәвәләйгә иртәгә кайтып җитәчәк. Әлеге уңайдан биредә көндезге сәгать 12дә келәү узачак, куполлар изгеләндереләчәк. Тантанада Әлмәт һәм Бөгелмә епархиясе эпискобы Мефодий катнашуы көтелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: