Зәй офыклары

Сәвәләй егете Виктордан туган якларга солдат сәламе

Сәвәләй егете Виктор Слепцов узган көзге чакырылышта армия сафларына алына.

Армиягә киткәнче ул Әлмәт политехник колледжын “Мәгълүматый системалар” юнәлеше буенча тәмамлый. Аннан Казан тикшеренү техник университетының Әлмәт филиалына укырга керә. Әмма егет башта ил алдындагы хәрби бурычын үтәргә карар кыла.
- Ватан алдындагы бурычымны үтәр вакыт килеп җитте, армия бит яшьләргә бик күп нәрсә бирә, киләчәктә мондый мәктәп бик кирәк булачак. Безнең гаиләбездә барлык ир-егетләр дә Ватан алдындагы хәрби бурычын үтәгән,- ди Виктор.
Виктор Адыгей республикасының Майкоп шәһәрендә артиллерия гаскәрләрендә хәрби бурычын үти. Аның кайтыр вакытын әти–әнисе, туганнары көннәр санап көтә.
- Сагынуны улымның тавышын ишетү баса — телефоннан сөйләшеп торабыз, Армия - ир баланың бурычы. Улыбызның изге бурычын үтәп, туган якларга исән-имин әйләнеп кайтуын телибез, - ди әнисе Марина.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: