Зәй офыклары

Сәвәләй китапханәсендә гаиләләрне китап укуга җәлеп итү максатыннан кичә узды

Бүгенге көндә китапханәләр алдында торган бурычларның берсе - гаилә белән китап уку кебек күркәм гадәтне яңарту.

Баланы китап укырга, аны яратырга бары гаиләдә генә өйрәтеп була. Бу аның тормышын гаҗәеп маҗаралар, әкияти тылсымнар белән баету дигән сүз. Төрледән-төрле китапларны, әдәбиятны аңларга нәкъ менә китапханәче ярдәм итә ала да инде.
Сәвәләй авыл китапханәсе гаиләдә китап укуны яңарту юнәлешендә эшли. Беренче чиратта бу гаиләнең барлык әгъзаларын китап укуга җәлеп итүдән гыйбарәт. Шушы көннәрдә китапханәдә  “Гаилә белән – китапханәгә” дип аталган чара узды. Аңа Шәриповлар гаиләсе чакырылды.  Алар китапханә фондындагы китаплар белән танышты. Үзләре, нинди әсәрләрне яратып укулары турында сөйләделәр.
Ләйлә Сабаева, мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: