Зәй офыклары

Сәвәләй мәдәният йортында үрнәк гаиләләрне хөрмәтләделәр

Гаилә - ул иң олы таяныч, иң ышанычлы сыеныр урын. Анда бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучы кешеләр яши.

Күптән түгел Сәвәләй мәдәният йортында 40 ел һәм аннан да күбрәк бергә яшәүче үрнәк, матур  гаиләләр белән очрашу узды. Бәйрәмдә 13 пар катнашты, шуларның җидесе юбилейларын  елларын билгеләп үтүчеләр иде.
40, 45, 50 ел  тормыш юлыннан бергә атлаучылар  гаилә теркәү китабына имза куеп, яңадан язылышу тантанасын үтте. Кичәгә җыелышкан парлар яшь чакларын, кавышкан көннәрен искә төшерде. Яшь чактагы вакыйгаларны искә төшереп, шул вакыттагы җырларны җырлап, гармуннар уйнап күңел ачтык.
Черкасовлар гаиләсе.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: