Зәй офыклары

Сәвәләй мәктәбендә профилактик чара үтте

Зәй юл иминлеге сагында торучылар агымдагы елда да мәктәпләр һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә профилактик чаралар уздыруны дәвам итәләр.

Күптән түгел генә шундый чара Сәвәләй мәктәбендә үтте. Биредә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә һәм яктылыкны кире кайтаручы элементларны куллануга багышланган  чара узды. Анда  "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесенең Зәй бүлеге башлыгы Вадим Иванов һәм муниципаль хезмәткәр Елена Минһаҗева белән бергә мәктәпнең яшь юл инспекторлары командасы да чыгыш ясады. Яшь юл инспекторлары чыгышлары белән  сыйныфташларын гына түгел, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне дә кызыксындыра алдылар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: