Зәй офыклары

Сәвәләйдә чиркәү салалар

Районыбызның Сәвәләй авылында яшәүчеләр күп еллар чиркәү төзү турында хыялланып яшәде. Аларның әлеге хыялы тормышка ашачак: якташыбыз, Татарстанның халык артисты Виталий Агапов әлеге эшкә алынды. Ул бу эшне башлап йөрде. Бүген исә аның кул астында авыл халкында зират чишмәсе дип йөртелүче урында агач чиркәү көнләп түгел, сәгатьләп калка.

-Туган авылымда чиркәү салу хыялы күп еллар күңелемдә йөрде һәм менә бу изге эшкә алындым, -ди ул.
Шунысы куанычлы, Виталий Васильевичның әлеге гамәлен авылдашлары хуплап алган. Төзелешкә ярдәм итүчеләрнең күп булуы шул турыда сөйли. Биредә көн саен 15-20 кеше үз теләге белән эшкә йөри.
Чиркәү төзелеше турында тулы язманы “Зәй офыклары” газетасыннан укыгыз.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: