Зәй офыклары

Сәяхәттә булдык

Күптән түгел “Аккурайд Уилз Руссия Зәй заводы”ның 44 пенсионеры Свияжск утрау-шәһәрендә сәяхәттә булып кайтты. Шунысы игътибарга лаек, завод директоры Илья Давыдов һәм предприятиенең ветераннар советы рәисе Илдус Ибраһимов ярдәме белән әлеге сәяхәт аларга бушлай оештырылды.

Свияжск утрау-шәһәре – тарихы һәм географик урнашуы ягыннан үзенчәлекле урын. Аны 1551 елда Иван Грозный боерыгы буенча Казанны алу өчен төзегәннәр. Шәһәрне башта тулысынча Углич районында җыюлары, аннары кире сүтеп, һәр бүрәнәне тамгалап, Идел буйлап салларда агызып алып килүләре һәм сайлап алынган урында бер кадак та какмыйча киредән җыюлары кызыклы факт булып тора. Утрауда шул заманнардан бирле Троица чиркәве - Урта Иделдәге XVI гасырдагы бердәнбер рус агач төзелеш сәнгате һәйкәле сакланып калган. Шәһәр 1956 елда Куйбышев сусаклагычын файдалануга тапшырганнан соң утрауга әйләнгән. Җирле халыкның күпчелек өлешенең йорт-җирләре су астында калган, ә борынгы корылмалар бары тик калкулыкта булулары нәтиҗәсендә генә сакланып калганнар. Бүгенге көндә утрауда бөтенроссия музыка фестивальләре, уктан ату буенча ярышлар уза, мәдәни һәм туристлык күргәзмәләре, дини бәйрәмнәр оештырыла. Утрау-шәһәр матурлыгы белән рәссамнарны һәм шагыйрьләрне үзенә тарта, аларның күпчелеге шунда яшәргә дә калалар. Идел киңлеге, текә ярлар, борынгы чиркәүләр үзенчәлекле энергетикалары белән йөзләгән туристларны үзләренә тарталар. Бөек рус шагыйре А.С.Пушкинның, Свияжск утрау-шәһәрен күргәч, бу нәкъ менә әкияттәге Буян утравы һәм Лукоморье үзе күз алдына килеп басты, дип әйтүе билгеле.
Успение соборы һәм Зөя утрау-шәһәре монастыре ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән
 Свияжск утрау-шәһәре күп кенә серләрне дә саклый. Монда кайчандыр төрмә, балалар колониясе,психик авырулар өчен дәваханәдә булган. Биредә ГУЛАГның филиалы да урнашкан булган. Анда биш меңнән артык кеше үлгән.Шул төрмәдә үлгән тоткыннар истәлегенә куелган һәйкәл моны искәртеп тора.Ул тимер рәшәткәле тәрәзәдән күгәрченне иреккә очыручы кеше сыйфатында гәүдәләндерелгән. Әлбәттә, әлеге мизгелләрдә күңелдә авыр хисләр уяна.
Милләтебез горурлыгы булган татар шагыйре Хәсән Туфан да ун ел гомерен шул зинданда үткәргән.Биредә ул бик күп шигырьләрен яза.
Безгә шундый сәяхәт оештырган өчен предприятие җитәкчелегенә һәм ветераннар советына без зур рәхмәтле.
Нина Прасова.  Александр Большаков фотосы.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: