Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Сәяси технолог: Җәмгыятьтә хакимият органнарындагы хатын-кызларга ихтыяҗ арта

Тенденция узган елгы изоляция режимы һәм мәкерле чикләүләр фонында сизелерлек көчәйде.

Россия җәмгыятендә хакимият структураларында эшләүче хатын-кызларга ихтыяҗ арта. Тенденция узган елгы изоляция режимы һәм мәкерле чикләүләр фонында сизелерлек көчәйде. Бу хакта Казандагы «Волга» экспертлар клубы утырышында РАСОның политология комитеты башкарма секретаре Евгения Стулова сөйләде. Бу турыда "Татар-информ" МА хәбәр итә.

"Пандемия вакытында кешеләр тере аралашуны сагындылар, алар арыдылар. <...> Кайгырту һәм эмпатиягә сорау хатын-кызлар образына запрос формалаштыра, бу хәзер күренә — сайлаучы хатын-кызларны элеккегә караганда күбрәк күререргә тели", - дип аңлатты Стулова.

Ул, үз сайлаучылары хатын-кыз депутатлардан катлаулы мәсьәләләрне хәл итү буенча төпле, уйланучан позицияне көтәләр, дип өстәде.

"Проблемалар күп, һәм җәмгыятьтә бу мәсьәләләрне медиацияләү бик кирәк», — дип йомгак ясады эксперт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев