Зәй офыклары

Сөйләшү темасы- амораль тәртип, җаваплылык турында

Зәйнең район мәдәният йорты хезмәткәрләре яшүсмерләр белән "Минем киләчәгем үз кулымда" дигән темага сөйләшү үткәрде. Сүз нигездә җәмәгать урыннарында үзеңне тоту, җаваплылык турында барды. Әлеге чараның максаты укучылар арасында әхлакый нормалар, тәртип, этикет кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерү, аларга нигезләнеп яшәү кирәклеген ныгыту иде. Җәмәгать урыннарында тәртип мәсьәләсе бүгенге...

Зәйнең район мәдәният йорты хезмәткәрләре яшүсмерләр белән "Минем киләчәгем үз кулымда" дигән темага сөйләшү үткәрде. Сүз нигездә җәмәгать урыннарында үзеңне тоту, җаваплылык турында барды. Әлеге чараның максаты укучылар арасында әхлакый нормалар, тәртип, этикет кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерү, аларга нигезләнеп яшәү кирәклеген ныгыту иде. Җәмәгать урыннарында тәртип мәсьәләсе бүгенге көн өчен актуаль проблемаларның берсе булып кала бирә, чөнки күпләр әлеге нормаларны белми. Әлбәттә, барлык этикет кагыйдәләрен белеп бетереп тә булмаска мөмкин, ләкин яшеңә кагылышлыларын истә тоту зарур. Итагатьлелек, тәртип кебек сыйфатлар яшәвебезне уңайлырак, куркынычсызрак итә, кагыйдәләрне белгән кеше һәртөрле ситуациядән низагларсыз чыга ала, кискен хәлләрне йомшарту юлларын белә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: