Зәй офыклары

Сыйфатлы бүлмә гөлләре сатып алу турында

Билгеле булганча, бүлмә гөлләре үзләренең төп функциясен башкаралар: кешеләргә шатлык бүләк итәләр, алар сәламәтрәк булырга, димәк, яхшырак эшләргә, зуррак уңышларга ирешергә ярдәм итәләр.

Йортлар, бүлмәләрне  үсемлекләр белән бизәү традициясе күптәннән барлыкка килгән. Белеп сайлаганда бүлмә гөлләре интерьерга матурлык һәм үзенчәлек бирә. Тере үсемлекләр микроклиматны йомшарта, өйдә уңайлылык тудыра һәм кеше психикасына уңай йогынты ясый.
 Бүлмә гөлләре  үстерү - күпләрнең мавыктыргыч хоббие да. Берәүләр сирәк үсемлекләр коллекциясе җыя, икенчеләре  билгеле бер төрдәге үсемлекләрне туплый. Әмма бүлмә гөлләре  арасында агулылары да очрый.
Әгәр кулланучы үсемлекләрне сатып алган вакытта сыйфатсыз һәм аңа товар (гөл) турында кирәкле мәгълүматны тулысынча бирмәделәр дип тапса, “Кулланучылар хокукларын яклау турында”  Законның 7нче маддәсе  нигезендә, товарда җитешсезлекләр ачыкланган очракта, әгәр алар сатучы тарафыннан әйтелмәгән булса, түбәндәге хокукларга ия:
- товарны  шул ук маркадагы,  шул ук модель һәм (яки) артикул товарына алмаштыруны таләп итү;
- башка маркадагы (модель, артикул) товарга алыштыруны таләп итү;
- сатып алу бәясен киметүне таләп итү;
- товарның җитешсезлекләрен кичекмәстән бетерүне яки кулланучы яисә өченче зат тарафыннан аларны төзәтү чыгымнарын каплау-ны таләп итү;
- сату-алу килешүен үтәүдән баш тарту һәм товар өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итү.
 Шул ук вакытта кулланучы шулай ук сыйфатсыз товар сату нәтиҗәсендә китерелгән зыянны тулысынча каплауны таләп итәргә хокуклы.
Сыйфатсыз товар саткан сатучы кулланучының таләпләрен ирекле тәртиптә канәгатьләндермәгән очракта, кулланучы үзенең бозылган хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау өчен суд органнарына мөрәҗәгать ала.
Эльвира Милочкина, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: