Зәй офыклары

Сыйныф җитәкчеләренең хезмәте лаеклы бәяләнәчәк

Мәктәпләрдәге сыйныф җитәкчеләре ай саен 5 мең сум өстәмә акча ала башлаячак. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында белдерде.

-Укучыларга иң якыны - аларның сыйныф җитәкчеләре. Балаларны укыту, тәрбияләү белән бәйле көндәлек эш зур җаваплылык һәм ул остазларның аеруча нык әзерлеген һәм ярдәмен таләп итә. Шул сәбәпле 1 сентябрьдән үк сыйныф җитәкчеләренә федераль бюджеттан 5 мең сумнан да ким булмаган өстәмә түләүләр кертергә кирәк дип саныйм, - диде Президент.
Шәһәребезнең 3нче мәктәбендә 19 сыйныф исәпләнә. Димәк, шул кадәрле сыйныф-комплект бар дигән сүз.
-Президент тарафыннан тәкъдим ителгән яңалыкны укытучылар сөенеп кабул итте. Чөнки бу - сыйныф җитәкчеләренең хезмәтен бәяләү дигән сүз, - ди мәктәп директоры Валентина Мазуревская.
Башлангыч сыныф укытучысы Светлана Красильникованың педагогик хезмәт стажы 26 ел һәм шулкадәрле ел сыйныф җитәкчесе вазифаларын башкара.
-Сыйныф җитәкчесе – ул балаларның әнисе. Дәрес бирүдән тыш, сыйныф җитәкчесе һәр бала өчен җаваплы. Мәктәптә генә түгел, без һәр бала, аларның әти-әниләре белән тәүлек дәвамында элемтәдә торабыз. Тәрбия бирү эшендә сыйныф җитәкчесенең роле аеруча зур. Президентыбызның әлеге тынгысыз, җаваплы эшебезгә шундый бәя бирүе нык сөендерә. Бу безгә эштә стимул бирә, - диде Светлана Красильникова.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: