Зәй офыклары

Табиб-нарколог белән онлайн-очрашу

Яшьләр эшләре идарәсе район үзәк дәваханәсе белән берлектә наркотикларга каршы көрәш айлыгы кысаларында онлайн-лекция әзерләделәр.

Табиб-нарколог Илфат Салихов «Сәламәтлек культурасы: наркотикларның кеше организмына йогынтысы» дигән темага профилактик әңгәмә үткәрде.

Лекция барышында никотин, алкоголь һәм наркотикларның зыяны турында күбрәк мәгълүмат алу мөмкинлеге бирелде. Ахырда табиб сәламәт кешеләр интеллектуаль һәм рухи яктан гына үз гаиләсенә, иленә файдалы булырга мөмкин дигән нәтиҗә ясады, чөнки яшь  буын сәламәт булырга тиеш, яман гадәтләрдән арынырга тиеш.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: