Зәй офыклары

Табибларга медаль тагарлык

"Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!" проектын дәвам итеп чираттагы язманы тәкъдим итәбез.

Коронавирус сәбәпле пандемия игълан ителгәннән бирле медицина хезмәткәрләренең дәрәҗәсе үсеп китте. Район үзәк дәваханәсенең авыруларны кабул итү бүлегендә нинди катлаулы шартларда эшләүләрен күреп-белеп торабыз. Вакыт, якын кешеләреңнең кадере беләсезме кайчан арта? Авыру белән күзгә-күз очрашкач. Бигрәк тә «дошман» көчле һәм билгесез булганда. Коронавирус белән дә шулай ук.
Гөлинә — бергә укыган дус кызым. Аңа шалтыратып, хәлен сорагач, мин исән, дип кычкырып елап җибәрде. Һәм ул авыру тарихы белән уртаклашты.
-Чирне белмим кайдан эләктергәнмендер, югыйсә саклану чараларын үтәп килдем. Эштән хәлсезләнеп кайттым. Баш әйләнә, тән авырта, әйтерсең лә, барлык сөякләр сызлый. Температурамны үлчәдем, әллә ни югары түгел – 37,5. Әмма икенче көнгә эшкә барырлык хәлдә түгел, аннан хезмәттәшләремә чир йоктыру куркынычы да зур бит. Үзәк дәваханәнең авыруларны кабул итү бүлегенә табибка күренергә киттем. Ә монда кичке сәгать 9лар булса да, минем кебек температура белән килүчеләр шактый. Бу көнне бүлектә гомумпрактика табибы Айрат Фәтхуллин кизү тора иде. Башта ул кичке 6га кадәр поликлиникада авыруларны кабул иткән, төнгә дежурга чыккан. Әмма ул бер дә зарланмыйча, чиратта утыручыларны бер җиксенмичә, сабыр гына кабул итә. Чумага каршы костюмнан, ә урамда җәй, парникта кебек кызу. Ничек түзәләрдер?.. Чират миңа да җитте, рентгенга снимокка җибәрде, ә снимок мин дә үпкә ялкынсыну булуын күрсәтте. Бер мизгелдә башым әйләнеп китте, үләрмен, бу чир мине алып китәр кебек тоелды. Күзләремнән атылып яшьләр чыкты, минем ике балам кемгә кирәк булыр, кем аларны кеше итәр дигән уйлар узды башымнан.
Айрат Марсович сабыр гына барысын да аңлатты, дәвалану чараларын билгеләде, дарулар язды, өйдә генә дәваландым.
Чирнең билгеләре гадәти гриппныкы кебек кенә димәс идем. Болай беркайчан да авырган булмады. Бер атна дәвамында температура 37,5 градус тирәсе булды. Урыннан чак тора идем. Хәлсезлек биләп алды, тәндәге сөякләрне сындырып ташлаганнар кебек тойдым. Әле уйлыйм: миңа шундый кыен иде, ә авыручы өлкәннәр ничек түзә икән дип.
Минем башкаларга мөрәҗәгать итеп, гадәти саклык чараларын үтәгез һәм якыннарыгыз турында уйлагыз, диясем килә. Чир бар һәм ул куркыныч.
Табибларга чын күңелдән рәхмәт әйтеп, сәламәтлек телим. Һәм без аларның эше азрак булсын өчен барлык саклак чараларын да күрик, үзебезне һәм якыннарыбызны саклыйк!

 

Инесса Раббаниева фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: