Зәй офыклары

Табигате матур, проблемасы хәтәр

Яңа Пәлчикәүдә яшәүче Александр Дурмановның авылы өчен борчылып редакциягә беренче мәртәбә генә мөрәҗәгать итүе түгел. Туган авылы өчен җан атучыларның берсе ул.

Читкә чыгып киткән Александр 1991 елда авылына яшәргә кайта. Фермерлык эшчәнлеген җәелдереп, авылны торгызырга уйлый. Тик ул ниятләгәнчә килеп чыкмый.  Александр Дурманов әле дә  авыл проблемалары белән яна.  Хәзер ул пенсиядә, кортчылык белән шөгыльләнә.
Бүгенге көндә Яңа Пәлчикәүдә 5 йорт исәпләнә, аларга газ кермәгән. Йортлар утын ягып җылытыла.  Юл күтәртелгән, авылдан бераз читтәрәк юлга 11 метр озынлыкта торба куелган-куелуын. Александр Дурмановны исә аеруча язгы кар эрегән чор борчый. Бу чорда күтәртелгән юлдан йөрерлек булмый икән.
 
-Авылга кайту өчен такси хезмәтенә мөрәҗәгать итәбез, тик язгы чорда һәм яңгырлы көннәрдә алар бирегә килүдән баш тарта, - ди Александр.
Авылның табигате гаҗәеп матур, үзенә тартып тора. Ә менә проблемалары күп.
 
- Янәшәдә генә булган  Канаш авылына газ кергән, аларга кызыгып яшибез, безнең инде утын әзерләргә көчебез дә, акчабыз да  юк,  - ди авыл халкы.
 
 Шулай итеп, Яңа Пәлчикәү халкы газлаштыру һәм юлны ремонтлау мәсьәләсе хәл ителүне көтә.
Агымдагы елда   «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары»  илкүләм  проекты кысаларында Зәй-Төги юлында эш төгәлләнәчәк. Яңапәлчикәүлеләр әлеге илкүләм проектның аларга килеп җитүенә зур  өмет баглый.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: