Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Тагын алдаучылар ятмәсенә эләккәннәр

Зәйдә яшәүче бер ир-ат һәм хатын-кыз мошенниклар счетына 114850 һәм 31600 сум акчаларын күчергәннәр.

Узган атнада шәһәр-районда мошенниклык очраклары тагын кабатланган.
20 апрельдә район эчке эшләр бүлегенә Зәйдә яшәүче 69 яшьлек ир-аттан гариза керә. Аңа бер кеше шалтыратып, үзен банк хезмәткәре дип таныта һәм банк операциясен башкару кирәк дип беледерә. Һәм шуннан соң әлеге ир-атның картасыннан 114850 сум акчасы югала.
Зәйдә яшәүче 34 яшьлек бер хатын-кыз да күңелсезлек очрагына тара. Ул да шул рәвешле мошенниклар счетына 31600 сум акчасын күчерә.
Әлеге очраклар буенча оператив эзләү эшләре бара, җинаять эшләре ачылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев