Зәй офыклары

Тагын ике укучыбыз җиңү яулады

Зәй укучыларының фән олимпиадаларында җиңү яулавы турында яңа хәбәрләр килеп тора.

Бу көннәрдә Казанда инглиз теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы булып узды. Анда Зәй укучылары уңышка иреште: 3нче мәктәпнең X сыйныф укучысы Иван Шишкин җиңүче булып танылды, 4нче мәктәпнең X сыйныф укучысы Екатерина Демидова призер булды. Шулай итеп, бүгенге көнгә районыбыздан төбәк олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар саны 28гә җитте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: