Зәй офыклары

Талантлы, иҗади педагог

“Сез иң гүзәл кеше икәнсез!” рубрикасында “Кыңгырау чәчәк” бакчасы тәрбиячесе Эльвира Чулакова.

Тәрбиячеләр арасында очраклы кешеләр булмый. Бу һөнәр ияләре чын-чынлап җан-тәннәре белән  шушы эшкә тугры булып кала. Эльвира Владимировна балалар бакчасына яшь чагында ук килә.  Югары уку йортын тәмамлагач, инде үзенең тормышын балалар белән эшләүдән башка күз алдына да китерә алмавын аңлый. Мөһим һәм бик кирәкле бу хезмәт белән ул инде 12 ел шөгыльләнә.  Тәрбияче эшен  җиңел дип әйтеп булмый, әмма ул күңелен биреп эшләгән кешегә кәнәгатьләнү хисе бирә.

Эльвира Владимировна – талантлы, иҗади белгеч.  Тиешле югарылыкта шөгылен дә үткәрә, бәйрәмнәрне дә менә дигән итеп оештыра белә.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: