Зәй офыклары

Таңнарыбыз тыныч булсын (видео)

Бүген Билгесез солдат көне уңаеннан мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә төрле чаралар уза.

Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәнең уку залында “Борис Васильевның тыныч таңнары” дип исемләнгән китап укучылар конференциясе оештырылды. Аңа шәһәребезнең 4нче мәктәбеннән VI һәм IX “Б” сыйныф укучылары чакырылган иде.  Аларны бирегә мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Роза Борисенко алып килде. Чарага VI  сыйныф укучылары сугышта катнашкан бабалары, туганнары турында рәсем ясап килде һәм әлеге эшләрдән “Без хәтерлибез” дип исемләнгән стенд ясалды. Кичәгә килүчеләр өчен рус язучысы Борис Васильевның сугыш тематикасы буенча китапларыннан күргәзмә оештырылды. Китап укучылар конференциясен әйдәүче китапханәче Зөлфия Гыйльманова алып барды. Ул бер сулышта мавыктыргыч барды. Яшь буынның тарих битләрендә калган сугыш темасы, сугышчыларны дикъкать белән тыңлап утыруы -  туган илгә, аның кешеләренә карата  карата хөрмәт билгесе. Роза Илгатовна биргән сорауларга тулы җавап тотты алар.
Чара башында укучылар Борис Васильевның “Ә биредә таңнар тыныч” дип исемләнгән китабы төп геройлары һәм әлеге басмадан кайбер сюжетларны искә төшерде. Беркем дә, бернәрсә дә онытылырга тиеш түгел. Чара барышында “Ә биредә таңнар тыныч” фильмыннан өзекләр күрсәтелде. Сугыш вакытында хатын-кыз гүзәл затларыбызның зенитчы, снайперчы булулары, яу кырыннан яралы сугышчыларны иңнәренә салып ташулары сокландыра.
Китап укучылар конференциясендә илебез батырлары, аерым алганда хатын-кыз сугышчыларыбызга мәдхия укылды.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: