Зәй офыклары

"ТАНЕКО" сүзендә тора

Заманча, экологик житештерү, табигать һәм кешеләр турында кайгырту... Нәкъ менә шушы гомумкешелек сыйфатларын гәүдәләндерә "ТАНЕКО" акционерлык җәмгыяте логотибындагы көнбагыш чәчәге. 10 еллап элек яңа комплекс төзүгә керешкәндә, нефтьчеләр, табиблар шикелле, "зыян салма" дигән гуманлы һәм игелекле принципны шигарь итеп алды. Шигарьгә тугры калу мөмкин булдымы соң? Бу хакта без "ТАНЕКО"ның...

Заманча, экологик житештерү, табигать һәм кешеләр турында кайгырту... Нәкъ менә шушы гомумкешелек сыйфатларын гәүдәләндерә "ТАНЕКО" акционерлык җәмгыяте логотибындагы көнбагыш чәчәге. 10 еллап элек яңа комплекс төзүгә керешкәндә, нефтьчеләр, табиблар шикелле, "зыян салма" дигән гуманлы һәм игелекле принципны шигарь итеп алды. Шигарьгә тугры калу мөмкин булдымы соң? Бу хакта без "ТАНЕКО"ның тирә-як мохитне саклау бүлеге башлыгы Зилә Вәлишева белән сөйләштек.

- Зилә Рәшитовна, нефть эшкәртү комплексының күп кенә җитештерү җиһазлары бүген тулы куәтенә эшли. Җитештерү тирә-як мохиттә, аеруча атмосферада ничек чагылыш таба?

- Беренче карашка кеше ышанмаска да мөмкин, соңгы елда яңа производствоны эшкә җигүгә карамастан, һавага чыгучы зарарлы матдәләр күләме арту түгел, киресенчә, кимеде. 2014 елда бөтен комплекс буенча күрсәткечләр, 2013 ел белән чагыштырганда, 20 процентка азайды. Чынлап әйтәм, бу санда бернинди ялгышлык та, алдау да юк. Мондый нәтиҗәгә атмосферага зарарлы матдәләр чыгаруны киметү буенча проектларны гамәлгә ашыру бәрабәренә ирешелде.

- "ТАНЕКО"ның чистарту корылмалары турында сөйләп китегез әле...

- Безнең чистарту корылмалары - Россия Федерациясендә иң заманча корылмалар. Объект аны проектлауда йөкләнгән бурычларны төгәл үти. Кулланылган сулар балык хуҗалыгы билгеләнешендәге сулыклар өчен рөхсәт ителгән чик нормаларга туры килерлек итеп чистартыла. Бу нәтиҗәгә сепарация, мембраналы биореакторларда ультрафильтрлау, сорбция, ультрафиолет ярдәмендә зарарсызландыру кебек ысулларны гамәлгә кертү нәтиҗәсендә ирешелде. Кулланылган суларның кайбер күрсәткечләр буенча нәтиҗәлелеге 99,9 процентка җитә. Моннан тыш, вәгъдә ителгәнчә, чистартылган суларны яңадан җитештерүдә файдалану мөмкинлеге бирүче проектлар да гамәлдә. 2012 - 2015 елларда технологик ихтыяҗлар өчен 55,2 миллион сумлык чистартылган 5,8 миллион куб метр су кабат файдаланылды. Шулай ук нефть җитештерүдә нефть кушылган суларны чистарту процессында тотып алынган нефтьне җитештерүгә кайтару мөмкинлеге буенча да проектлар гамәлгә ашырылды. Кире кайтарылган нефть продуктлары күләме 2816 куб метр тәшкил итә.

- Предприятиедә тирә-як мохитне контрольдә тоту ничек оештырыла?

- Комплексны файдалануга керткәнче үк без, аккредитацияләнгән лабораторияләрне җәлеп итеп, һава, туфрак, җир асты һәм җир өсте суларын тикшерә башладык. 2011 елның февраленнән "ТАНЕКО" экологик контрольне аттестаты һәм аккредитациясе булган үз лабораториясе ярдәмендә алып бара. Күчмә экология мониторингы һәм Келәтле авылы янында - санитар-саклык зонасы чигендә стационар постлар эшләп тора. Ай саен, расланган аналетик контроль планы нигезендә, белгечләр һава, агымсулар, җыентык сулар, туфракны контрольдә тоту буенча 5000нән артык тикшерү үткәрә. Технологик процессның барлык стадияләрендә чистарту корылмалары эшен махсус лаборатория контрольдә тота. Контроль химик, бактериологик, токсикологик күрсәткечләр буенча алып барыла. Заманча, югары технологияле җиһазлар Россия һәм халыкара законнар белән беркетелгән тиешле тикшерүләр спектрының барысын да колачлау мөмкинлеге бирә.

-"ТАНЕКО"да җитештерелүче Евро-5 дизель ягулыгының югары экологиялелеге нәрсәдән гыйбарәт?

- Евро-5 - ул ягулыкның сыйфатын һәм атмосферага чыгарылучы зарарлы матдәләрне көйләүче стандарт. Атмосферага чыгарылучы калдыклар буенча нормалар: углеводородлар - 0,5 г/км дан да югары түгел, углерод оксиды - 0,8 г/км, азот оксиды - 0,06 г/км. Евро-5 стандартында 10 ppm күкерте күләменең чикләнүе күрсәтелгән. "ТАНЕКО" ААҖ дизель ягулыгында күкерт күләме 3-4 ppmнан артмый, ә бу автотранспортның төтенләве, атмосферага зарарлы матдәләр чыгаруы ким булу турында сөйли.

Узган ел безнең комплекста бер миллион тонна дизель ягулыгы җитештерелде, киләчәктә аны бер миллион ярым тоннага җиткерү планлаштырыла. Белгечләр ясаган исәп-хисап буенча, 2 миллион тонна Евро-5 дизель ягулыгы куллану төтен газлары белән атмосферага чыгучы күкерт окисларын 5300 тоннага киметү мөмкинлеге бирә. Базарга экологик яктан чиста продукция чыгарып, без тирә-як мохитне саклауда сизелерлек өлеш кертәбез. Шунысын да искәртим, дизель ягулыгы гына түгел, авиация өчен керосин һәм майларның да сыйфат характеристикасы күпкә яхшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: