Зәй офыклары

Танылган кино артисты Дятлов яшь актерларга киңәш бирде

90 нчы еллардан башлап Россия актерларының тормышында проектлар саны арткан һәм көндәшлек бик нык үзгәргән. Бу хакта актер һәм җырчы Евгений Дятлов Андрей Кузьминга «Татар-информ»МА өчен биргән интервьюсында сөйләгән.

Актер һәм җырчы Евгений Дятлов яшь артистларга беркайчан да бирешмәскә киңәш итә. 

«Хәзер барысын да бик тиз эшләргә һәм уйламый башларга кирәк. Мөмкинлек булуга аны эшләп кара. Килеп чыкмады — икенче тапкыр эшлә, тырыш. Күңел төшенкелегенә бирелмәскә, борын салындырмаска, кемнеңдер сиңа килеп ярдәм итүен көтеп ятмаска кирәк, - дип билгеләп үтте Дятлов.

Аның сүзләренә караганда, 90нчы елларда Россия актерларының тормышы бик нык үзгәргән, күбрәк фильмнар төшерелә башлаган һәм актерларга үзләрен күрсәтү өчен яңа мөмкинлекләр барлыкка килгән. Шуның белән бергә көндәшлек дә сизелерлек арткан. 

«Хәзер дә кыен, чөнки актерлар һәм проектлар күп. Өлгермәгән кеше соңга кала", - ди ул.

Евгений Дятлов белән интервьюны sntat.ru сайтында укырга, видеоверсияне «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының YouTube каналында күрергә мөмкин булачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: