Зәй офыклары

Тарих белән очрашу һәрвакыт мавыктыргыч

Югары Пәнәче мәдәният йортында эшләүче "Патриотлар" түгәрәгенә йөрүче кызлар Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда кунакта булдылар.

20 февральдә Югары Пәнәче мәдәният йортында эшләүче "Патриотлар" түгәрәгенә йөрүче кызларны Зәй туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре кунакка чакырды. Муса Җәлил шигырьләрен сәнгатьле сөйләп, җиңеп чыккан Мәрьям Гарифуллина, Ильвина Шәрифуллина,  Ильнара Гайнетдинова, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән музейда булды.

"Зәй рәссамнары эшләреннән һәм курчаклар күргәзмәләрен бик кызыксынып карадык.

Бөек Ватан сугышы, әфган һәм чечен сугышларына кагылышлы экспонатлар, тарихи материаллар да  безне кызыксындырды.

Атаклы Олимпия чемпионы, чаңгычы Федор Симашевка багышланган күргәзмә дә бик эчтәлекле.

Гомумән, музейда игътибарга лаек мәгълүматлар күп", - дип тәэсирләре белән уртаклаша музейда булучылар.

 Борынгы шәһәр күренеше, акчалар, кешеләр тормышы, өй җиһазлары, данлыклы кешеләр турында  стендлар - болар барысы да Зәйнең үткәне, зур тарих.

Музей хезмәткәрләре Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына бик матур презентация - чыгыш әзерләгән, серле сандык эчендә булган борынгы әйберләр - барысы да урынлы, кызыклы һәм файдалы.

Кызлар Муса Җәлил шигырьләрен яттан  сөйләп, кичәне тагын да ямьләде. Һәр катнашкан бала һәм мәдәният йорты Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

"Музей хезмәткәрләренә балалар күңеленә тарих, рухи байлык бүләк итүләре өчен зур рәхмәт",- ди Югары Пәнәче мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Илһамия Гарифуллина.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: