Зәй офыклары

Тарих катламнарын ачып

Таҗетдин Ялчыгол дәвамчылары ерак бабалары рухын зурлау буенча күп эш башкара. Югары Мәлем авылында төп нигездә еш очрашып, аның рухына Коръән ашлары уздыралар. Иске Зәй бистәсе укыту үзәгендәге Ялчыгол музеенда булып, аңа экспонатлар тапшыра. Алар һәрдаим эзләнүдә: эзләгән эзгә төшми калмый. Ялчыголның нәсел дәвамчысы Гамир Таҗетдинов исә Таҗетдин Ялчыгол туган Азнакай якларында, ул мөгаллимлек иткән Түбән Кама районының Каенлы, Мамадыш районы Кече Сөн авылларында еш булып, әлеге уңайдан оештырылган чараларда катнаша, тулаем алганда, алар белән киң хезмәттәшлек итә. Шунысы игътибарга лаек, әлеге нәсел дәвамчылары әледән-әле игелекле гамәлләр кыла: аларга бергә җыелышып, Кече Сөн авылы зиратында ерак бабалары Ялчыгол (Таҗетдинның әтисе) күмелгән урынга истәлек билгесе куйды.

Узган атнада Гамир Таҗетдинов, имам-мөхтәсиб, хаҗи Фатыйх хәзрәт Нуруллин, игелекле эшләр башында торучы Ленар Шаһиев Кече Сөн авылына сәфәр оештырып, авыл  зиратында данлыклы тантаналы төстә  әлеге билге куелды. Әлеге тарихи  мизгелдә  без - журналистлар да катнаштык.  
Аңа кадәр без тумышы белән әлеге авылдан булган атаклы композитор, “Шүрәле” балетын язган  Фәрит Яруллин музеенда булып, әлеге шәхес һәм биредә урын алган Таҗетдин  Ялчыголга багышланган экспозиция белән таныштык. Шунысы игътибарга лаек, әлеге бина таштан  төзелгән мәдрәсә булып (аңа кадәр ул агач булган), берничә буынга дини белем биргән.    
                                       Таҗетдин имамлык иткән мәдрәсә
                                                             
Мәдрәсә йөз елдан артык Мамадыш, Минзәлә һәм башка  өязләр халкына дини белем учагы булып хезмәт иткән.  1789-1792 елларда биредә татар әдибе һәм шагыйре, күренекле дин эшлеклесе Таҗетдин Ялчыгол да мөгаллимлек итә. Ул хаҗдан кайтканда вафат булган һәм Кече Сөн зиратына җирләнгән әтисе васыяте буенча мулла вазифасын башкара, халыкны дәвалау белән шөгыльләнә, үзе дә дәвалау эшләре буенча хезмәтләр иҗат итә. Шанлы еллар әлеге бинаны да читләп узмаган:  халыкка игелеге белән генә хезмәт итүче мәдрәсә 1918 ел ул ябылган. Һәм әлеге бина озак еллар авылда мәктәп ролен үти. Еллар узу белән ул шактый туза, җимерелә. Җимерек булу сәбәпле, Кече Сөн мәдрәсәсе бинасын тарихи һәйкәлләр исемлегеннән сызу куркынычы да була. Җирлек башлыгы Мансур Сәлахов тырышлыгы белән бер миллион сумлык грант отып, тарихи ядкарь торгызыла. Әлеге мәдрәсәне Фәрит Яруллин музее (авылда аңа багышланган музей яңа) итүдә очраклык юк. Мәдрәсәдә татар музыка сәнгатенә нигез салучы, "Тукай маршы"н тудыручы Заһидулла Яруллин, сугыштан соң  мәктәп бинасы булып хезмәт итүче әлеге бинада аның улы Мирсәет укый. Ул исә киләчәктә мәшһүр композитор булып таныла. Шулай итеп яңартылган мәдрәсә Фәрит Яруллин һәм авыл тарихы музее итеп үзгәртеп ачыла. Анда Таҗетдин Ялчыгол мирасына да урын бирелә.
Бернәрсә дә очраклы түгел, әлеге авыл  җирлек башлыгы мәдрәсәне торгызу нияте белән йөрсә, Гамир Госманович ерак бабалары эзен эзләп килә һәм шуннан ике арада хезмәттәшлек башлана.
-Мин әлеге мәдрәсәнең аякка басуына, аның музей итеп ачылуына шикләнеп караган идем. Ышанасы да килми, тырышлык бушка китми икән, - ди Гамир Таҗетдинов.
Таҗетдин Ялчыгол музыка коралларында уйнарга да сәләтле булган. Аңа Фәрит Яруллин музеенда урын бирелүдә дә ниндидер бәйләнеш бар, димәк. Ялчыгол экспозициясенә килгәндә, биредә портреты, китаплары, аның турында язмалар урын алган. Музейга экспонатларны Ялчыгол нәселе дәвамчылары биргән.
-Кая барсак та, Ялчыголга кагылышлы материаллар тупларга тырышабыз, Зәйдә узучы “Ялчыгол укулары”н көтеп алабыз, аңа барган саен нинди дә булса кызыклы мәгълүмат, материал алып кайтырга тырышабыз, - ди музей хезмәткәре Дания Хәбибуллина.   
Әлеге экспозиция музейга сәяхәт кылучыларда кызыксыну уята икән. Бу турыда тәкъдимнәр һәм киңәшләр китабындагы язмалар сөйли.
                                         Ялчыголга билге  - изге урында  
Сәфәребезнең истә калырдай мизгеле данлыклы муллалар күмелгән урынга Ялчыголга истәлек билгесе кую булды. Бу көнне әлеге тантанага шактый авыл халкы җыелды.
Әлеге авылда мәдрәсәдә укыткан, авылда имамлык иткән муллалар (аларның гаиләләре дә) махсус бер урында җирләнгән. Әйләндереп алынган әлеге урын халык телендә дан муллалар күмелгән урын дип аталып йөртелә. Бу турыда биредәге кабер ташлары сөйли. Кайбер ташлар җил-яңгырлар белән ашалып беткән, шуңа Таҗетдиннең әтисенең анык кына кайсы урында күмелүе билгеле түгел. Бу урын яңа коймалар белән әйләндереп алынган, ул һәрдаим каралып тора, күз уңында. Тантанада җирле тарихчы Рәйсә ханым Мифтахова, Мансур Сәлахов, Гамир Таҗетдинов Таҗетдин Ялчыголның киң кырлы  шәхес, аның хезмәтләре, хезмәтләренең бүген дә актуаль булуы  турында бәян иттеләр, Фатыйх хәзрәт вәгазь, Коръән аятьләре укыды.
Билге әлеге урында урын алгач, җылы яңгыр явып узды. Бу - үзенә күрә яхшы фал, диде дин әһелләре. Әлеге ташта: “Бу изге туфракта хаҗи Ялчыгол бине Мәмәткол бакыйлыгын тапкан 1721-1786. Нәсел дәвамчылары һәм Шаһиев Линар” дигән сүзләр урын алган. Сүз уңаеннан,  Линар Шаһиев Имәнлебаш зиратына Таҗетдин Ялчыгол каберенә зур таш ясатып куйдырган иде инде.
-Таҗетдин турында әби-бабайлардан хаҗдан кайтканда безнең якларда яшәп, мәдрәсәдә мөгаллимлек иткән дип ишеткән бар иде, -ди авылның өлкән агасы Сабирҗан Сираҗетдинов.
Аның сүзләренә авылдашы Хәтмулла Әхмәтшин да кушылды. Әлеге урынга авылдан үтүчеләр олы капкадан кереп,  биредәге  әрвахларга дога кыла иде, диде ул.
Фатыйх хәзрәт биредәге кабер ташларын укыды, аларның беришләре ХIV гасырга карый хәтта.  Шул рәвешле, тирән катламнар ачыла, халык хәтеренә кайтарыла.
 Әлеге изге урында җирләнгән хаҗи Ялчыгол бине Мәмәткол рухы шат ятсын.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: