Зәй офыклары

Тарихи елъязмага зәйлеләр битараф түгел

Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сараенда бу көннәрдә республика Милли музееның «Татарстан АССР – Татарстан Республикасы: вакыт, вакыйга, кешеләр» исемле күчмә күргәзмәсе эшли.

Биредә 1 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр  экспозиция белән Зәй халкы таныша ала. Республикабыз данлы үткәне турында күргәзмә шәһәрләр һәм районнар буйлап сәяхәт итә.

Әлеге күргәзмә республика Президентының "Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү турында" 2015 елның 25 сентябрендәге Указын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.

- Күргәзмә 1920 елда ТАССР төзелүнең тарихи кыйммәтен актуальләштерә. Милли – дәүләт төзелеше, республика хакимият органнары һәм күренекле сәясәтчеләр эшчәнлеге, мөһим вакыйгалар һәм ирешелгән уңышлар белән бәйле фотосурәтләр, документлар хронологик тәртиптә тәкъдим ителгән, -ди мәдәният сарае директоры Айгөл Искәндәрова.

Беренче стендларда үзенчәлекле документлар урын алган: Алар -“Идел – Урал Штаты” картасы, “Идел – Урал Штатын игълан итү” афишасы һәм башкалар. Алдагы стендларда республиканың беренче бишьеллыклар вакытындагы уңышларын чагылдырган документлар, плакатлар, фотолар, татарстанлыларның Бөек Ватан сугышы чорында хәрби һәм хезмәт батырлыклары, 1950 -1990 нчы елларның мөһим тарихи вакыйгаларын чагылдырган фотолар куелган.

Шул рәвешле, күргәзмә 16 стендтан тора. Биеклеге 230 см, киңлеге 420 см булган стендларны карап чыгу өчен 64 метр узарга кирәк.

Тарихи елъязманы карарга бу көннәрдә шәһәребез мәктәпләреннән укучылар йөри. Малай-кызларда үткәнебез кызыксыну уята.

-Миңа әлеге күргәзмәдә барлык бүлекләр дә ошады. Ә менә каһарманнарыбыз фотолары урын алган сугыш турындагы стенд үзенә ныграк җәлеп итте. Без әлеге каһарманнар белән чиксез горурланабыз, -ди 6нчы мәктәп укучысы Лия Хөснетдинова.

Тарихи елъязма -  юбилей елының мөһим чарасы. Республика районнары халкы өчен менә дигән күчмә күргәзмә ул.

-ТАССРның үткәне турындагы бай күргәзмәне карау мөмкинлегеннән урта һәм өлкән буын да файдаланмый калмас, –ди “Адымнар” татар мәдәни клубы җитәкчесе Фәннүр Миннекәев.

Әлеге күргәзмә - укучылар, студентлар, укытучылар  генә түгел, Татарстан тарихы белән кызыксынган һәркемгә хәбәрдарлык мәйданын киңәйтү өчен яхшы җирлек.

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: