Зәй офыклары

Тартучылар белән смартфон аша көрәшеп булачак

Якын арада россиялеләр "Тәмәке тартуга каршы" законны бозган кеше турында зарлана алачак. Моның өчен үз смартфоныңа Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан эшләнелгән махсус кушымтаны көйләргә генә кирәк булачак. Аннан үз шикаятеңне язып та, кушымта аша тәртип бозучының фотосын да җибәреп булачак. Кушымтаның исеме "Монда тартмыйлар" дип атала. Android һәм iOS...

Якын арада россиялеләр "Тәмәке тартуга каршы" законны бозган кеше турында зарлана алачак. Моның өчен үз смартфоныңа Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан эшләнелгән махсус кушымтаны көйләргә генә кирәк булачак. Аннан үз шикаятеңне язып та, кушымта аша тәртип бозучының фотосын да җибәреп булачак.

Кушымтаның исеме "Монда тартмыйлар" дип атала. Android һәм iOS платформасындагы смартфон ияләрендә ул берничә атнадан пәйда булыр, дип көтелә. Аның төп максаты - тәмәке тартуга кагылышлы законны бозучылар турында тиз арада тиешле органнарга хәбәр итү.
Шикаять белдерүдән кала, әлеге кушымтада "Тәмәке тартуга каршы" закон белән танышып, җәмәгать урыннарында тәмәке тартучылар белән көрәшү ысуллары турында белеп, тәмәкедән баш тарту буенча "кайнар линия"гә шалтыратып, 112 телефон номеры буенча полиция хезмәткәрләрен чакыртып булачак, дип хәбәр итә "Известия" газетасы.
"Тәмәке тартуга каршы" законның бозылу-бозылмавын белергә "Ничек көрәшергә?" дигән бүлектәге инфографика ярдәм итәчәк. Шулай ук рәсемнәр ярдәмендә тәмәкене кайда тартып булырга яраганын һәм ярамаганлыгын күреп булачак. Кулланучыларның мөрәҗәгатьләре авто рәвештә хокук бозу очрагы теркәлгән район өчен җаваплы территориаль идарәләргә юлланачак. Идарәләр, үз чиратында, тупланган мәгълүматның күләме һәм төрләре җентекләп анализланачак, дип ышандыра. Шикаятьне карау закон буенча 40 көн, дип исәпләнә. Шуннан соң мобиль кушымта Сәламәтлек саклау министрлыгыннан җавап хаты килгәнме-юкмы икәнлеге турында кулланучыдан сорап хәбәр салачак.
Министрлыкта "Тәмәке тартуга каршы" законның үтәлүен контрольдә тотарга гади кулланучыларны җәлеп итү, гражданнарның үзаңында уңай тәэсир калдырачак, дип саныйлар. Кушымта мондый рәвештә көйләнелгән: барлык мөрәҗәгатьләр архивта саклана. Шул рәвешле шикаятьне тагын бер кат җибәреп булачак.
- Кулланучылар зарларын белдергәндә, фото беркетеп булу да шикаятьнең уңай яктан каралу ихтималын арттырачак. Фото булу Россия кулланучылар хокукларын күзәтү идарәсенә прокуратура санкциясеннән башка хокук бозучыга штраф салырга рөхсәт бирә, - ди Россия тәмәке тартуга каршы коалициясе рәистәше Дарья Халтурина. Ләкин дәлилләрсез шикаять булганда, прокуратура рөхсәтеннән башка теге яки бу оешманы тикшереп булмый икән.

http://intertat.ru/tt/society-tt/item/37925-tartuchyilar-bel%D3%99n-smartfon-asha-k%D3%A9r%D3%99shep-bulachak.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: