Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Татар гимназиясе укучылары чәчәкләр үстерә

Зәйнең татар гимназиясе укучылары "Теплица хуҗалыгы. Мәктәп клумбасы өчен чәчәкләр" дигән темага проект өстендә эшли.

Татар гимназиясенең  IV сыйныф укучылары технология дәресендә "Теплица хуҗалыгы. Мәктәп клумбасы өчен чәчәкләр дигән темага проект эше башкардылар. Мондый эш  IV сыйныф өчен технология буенча мәктәп программасында каралган.

Язгы каникулга китәр алдыннан балалар үз куллары белән чәчәк орлыклары чәчтеләр. Тишелгән үсемлекләрне күчереп утыртып, үзләре карадылар, аларны күзәттеләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев