Яңалыклар

Татар гимназиясе укучылары музейда булды

Зәй туган як тарихын өйрәнү музее мәктәп укучылары өчен даими рәвештә төрле чаралар оештыра.

Бу көннәрдә музейда шәһәрнең татар гимназиясе укучылары булды. Шунысы игътибарга лаек, аларны музей залларындагы  экзпозицияләр белән музей хезмәткәрләреннән тыш, бирегә түгәрәккә йөрүче 1нче мәктәп укучылары таныштырды. Ә алар исә экскурсияләр үткәрүдә шактый тәҗрибә туплады. Музейга тәүге мәртәбә килгән балалар биредә күп нәрсә белән таныштылар. Алар Морзе әлифбасының нәрсә икәнлеген белделәр, үзләрен архиологлар ролендә сынадылар, Лев Толстойның музейда сакланучы сүзләрдән эшләнгән  үзенчәлекле портретын укып карадылар, Зәйнең күренекле затлары турында кроссворд чиштеләр, әлбәттә, кулларына җырлап торучы чынаякны тотып карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Татар гимназиясе укучылары музейда булды
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар