Зәй офыклары

Татар календаре чыгарырга акча җыялар

"Татар календаре" ай исемнәренең милли аталышын янәдән кулланышка кайтара. Мардизайн студиясе һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы яңа 2015 елга "Татар календарен" бастырып чыгару өчен краудфандинг ысулы белән акча җыя. Проект популяр Бумстартер сәхифәсендә алып барыла. Татар календаре дөнья күрсен өчен 43 мең сум күләмендә акча кирәк. Шуның 29 меңе инде...

"Татар календаре" ай исемнәренең милли аталышын янәдән кулланышка кайтара. Мардизайн студиясе һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы яңа 2015 елга "Татар календарен" бастырып чыгару өчен краудфандинг ысулы белән акча җыя.
Проект популяр Бумстартер сәхифәсендә алып барыла. Татар календаре дөнья күрсен өчен 43 мең сум күләмендә акча кирәк. Шуның 29 меңе инде җыелган. Акция 10 ноябрьдә тамамлана. Аңа кадәр калган 21 көн эчендә җитәрлек акча табылмаса, булган сумманы спонсорларга кире кайтарырга туры киләчәк, дип хәбәр итә проект авторлары.
Календарьне бизәү эшендә Россиянең төрле шәһәрләреннән рәссамнар катнаша. Унике ай - унике рәссам - унике кабатланмас сәнгать әсәре. Алар татар дөньясын сынлы сәнгать, графика, күннән каеп эшләү, керәч (керамика) техникаларындагы әсәрләре аша сурәтли, дип хәбәр итәhttp://intertat.ru/tt/milli-tt/item/37803.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: