Зәй офыклары

Татар токымлы атлар – милли горурлыгыбыз

Татар токымлы атларны ничек кабат үрчетә башлау турында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән татарча басылып чыккан китаптан укып белеп була.

 «Узган елның декабрендә селекция казанышларын сынау һәм саклау буенча Россия Федерациясе дәүләт комиссиясе “Татар” токымыннан булган атларны Федераль дәүләт реестрына кертте. Бу әлеге токымны яңарту буенча 8 – 10 ел дәвамында башкарылган эш нәтиҗәсе. Татар токымлы атлар – ул безнең милли горурлыгыбыз», - дип үз фикерен укучыларга җиткерә Марат Әхмәтов. Китапка кереш өлештә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев та атларга карата электән үк килгән мәхәбәте турында сөйли һәм үз гаиләсе тарихыннан шулай ук бу затлы хайваннарга бәйле шәхси хәтирәләр белән бүлешә. Китапта татар атлары токымының төп билгеләре тасвирланган - аларның экстерьер, төс аерымлыклары, гәүдә төзелешләре, продуктив сыйфатлары, чыдамлыгы һәм аларга гына хас булган башка үзенчәлекләр. Татар атларының танылып өлгерүләрен дә әйтеп китәргә кирәк: алар милли Сабантуй бәйрәмендә, ат чабышларында катнашалар, призлы урыннар алалар һәм хәтта кинога да төшәләр. Мәсьәлән, тиздән экраннарга чыга торган “Зәләйха күзләрен ача” фильмында төп герой Кремльгә нәкъ менә татар атларында килә, диелә ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтында.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: