Зәй офыклары

Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Республикада ике айлык азык-төлек запасы булдырылды

Республика халыкны үз җитештерүләре хисабына төп продуктлар белән тулысынча тәэмин итәргә сәләтле.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы йөкләмәсе нигезендә Татарстанның бүлү үзәкләрендә азык-төлек запасы булдырылды һәм  ул кимендә ике айга җитәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республикада булдырылган продукция запасы сатып алучылар ихтыяҗлары нигезендә даими тулылана,  дип билгеләп үттеләр ведомствода.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Сәлахов: «Хәзерге вакытта без республика халкын үзебез җитештерү хисабына төп азык-төлек төрләре белән тулысынча тәэмин итәбез», - дип ассызыклады.

Элегрәк Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы төбәк халкын азык-төлек товарларын күпләп сатып алып, ажиотажга бирелмәскә, ә продукцияне сатучыларга бәяләрне арттырмаска чакырды, дип хәбәр итте “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча республиканың азык-төлек базарларындагы хәлләрне тикшереп тору өчен оператив штаб төзелде, аңа  республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек һәм Сәнәгать һәм сәүдә министрлыклары,  Татарстан Республикасы буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе керә.

РФ Президенты Владимир Путин россиялеләргә яңа типтагы Covid-19 коронавирусына бәйле хәвеф аркасында азык-төлек сатып алмаска тәкъдим итте.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: