Зәй офыклары

Татарстан балаларга "Путин түләүләре”нә 8,5 млрд сум тирәсе акча алды

Республикада 800 меңгә якын балигъ булмаган бала дәүләт ярдәменә дәгъва итә.

Татарстанга "Путин түләүләре”нә 8,5 млрд сум акча  бүлеп бирелгән. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
“3 яшькә кадәрге һәм 3тән 16 яшькә кадәрге балаларга 5 һәм 10 мең сум акча түләүгә республикада 770 меңнән  бала дәгъва итә", — диелә хәбәрдә.
Татарстанда 3 яшькә кадәрге сабыйлары булган гаиләләрнең күбесе вәгъдә ителгән финанс ярдәмен алган инде. 3тән 16 яшькә кадәрге балаларга түләүләрне быелның 1 июненнән бирә башлаячаклар.
Акчалата ярдәм алуга гаризаны ике ысул белән бирергә мөмкин: Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта яки шәхсән күпфункцияле үзәк аша. Моны 1 октябрьгә кадәр эшләргә кирәк.
"Гаризаның электрон формасын тутырганда бернинди кыенлыклар да юк, бала туу турында таныклык, СНИЛС һәм банк реквизитлары гына кирәк була, аларны онлайн-банкта карарга мөмкин. Иң мөһиме, документларны төгәл һәм дөрес тутырырга кирәк, бу кергән гаризаларны эшкәртү һәм түләүләрне күчерү процессын шактый тизләтәчәк», — ди Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.
Шул ук вакытта халыкны уяу булырга өндиләр, чөнки Россия Президентының балалар өчен түләү турындагы белдерүеннән соң, мошенниклар фейк сайтлары төзи башлаган. Аларның адреслары һәм дизайннары дәүләт хезмәтләре порталына бик охшаш. Аферистларның корбаны булмас өчен, гаризаны рәсми сайтта (gosuslugi.ru) гына тутырыгыз.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: