Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Татарстан бизнес-омбудсмены Фәрит Габделганиев Зәй эшмәкәренә штрафны 50000 сумга киметергә ярдәм иткән

Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсенә Зәйнең «Батыр» ҖЧШ директоры Рамил Шәйхразиев Зәй шәһәр суды карарына карата шикаять бирүдә хокукый ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать иткән.

Эшмәкәр сөйләгәнчә, быелның 11 февралендә Зәй шәһәр суды аны РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.6.1 маддәсенең 1нче бүлеге (гадәттән тыш хәл яки аның барлыкка килү куркынычы янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәү) нигезендә административ җаваплылыкка тартырга карар иткән һәм 100 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләгән. Ваклап сату кибете директорын гаепләү өчен ачык урыннарда кискен респиратор-вирус инфекцияләрен профилактикалау турында мәгълүмат, шулай ук социаль дистанцияне үтәү өчен махсус тамга булмау сәбәп булган.

Рамил Шәйхразиев өчен иҗтимагый кабул итү бүлмәсе хезмәткәрләре тарафыннан шикаять проекты эшләнгән һәм аны бирү тәртибе аңлатылган. Шикаятьтәге төп дәлил булып, штраф күләме эшкуарның административ хокук бозу характерына, аның мөлкәти хәленә, җитештерү эшчәнлеге характерына җавап бирми, бу эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнүгә ирекне, аның икътисади мөстәкыйльлеген һәм инициативасын чикли.

Зәй шәһәр суды «Батыр» ҖЧШ директорының шикаятен карап тикшерү өчен Татарстан Республикасы Югары судына җибәрә. Нәтиҗәдә Шәйхразиевның шикаяте өлешчә канәгатьләндерелгән һәм аңа билгеләнгән административ җәза 50 мең сумга кадәр киметелгән.

«ТР бизнес-омбудсмены кайнар линиясенә килгән мөрәҗәгатьләрнең күбесе эшмәкәрләргә теге яки бу чикләү нормаларын һәм кагыйдәләрен ничек кулланырга кирәклеге аңлашылмавы белән бәйле. Күп кенә очракларда судта эшкуарның гаепсезлеген яки җәзаны йомшартуны саклап калып булмый", - дип шәрехләде ТР Югары суды карарын вәкаләтле вәкилнең җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Филипп Зарубин.

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, иҗтимагый кабул итү бүлмәсе хезмәткәрләре билгеләнгән таләпләрне бозмас өчен, эшкуар үтәргә тиешле барлык гамәлләр язылган блок-схемалар һәм чек-битләр «Деловорот» telegram-каналында (https://t.me/delovorot) даими рәвештә эшләнә һәм бастырып чыгарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев